Газинур Гафиятуллин
Газинур Гафиятуллин 1913 нче елны Бөгелмә районының Сугышлы авылында туган. Аның әтисе бу авылда гомере буе батрак һәм көтүче булып эшләгән, аңардан да ярлырак беркем дә булмаган. Газинур бик яшьли әнисез кала, ул сигез яшеннән кулына чыбыркы тотып әтисе белән бергә көтү көтә башлый. Аңа мәктәпкә йөрергә туры килми.
Мохтаҗлык, авыр хезмәт Газинур өчен тормыш мәктәбе була, аны ныклыкка һәм тырышлыкка өйрәтә. Аңарда ярлылар канын эчүче авыл байларына нәфрәт үсә. Газинурның характерын формалаштыруга һәм тәрбияләүгә абыйсы (әнисенең туганы) коммунист һәм гражданнар сугышы партизаны Вәли зур йогынты ясый. Вәли коллективлашу чорында Сугышлыда «Кызыл гвардияче» авыл хуҗалыгы артелен оештыручы һәм аның беренче председателе була. Гафиятуллиннар колхозга авылда беренчеләрдән булып керәләр.
Газинур колхозда иң уңганнарның бepce була. Ул комсомолга керә һәм, ячейкадагы иптәшләре белән бергә, көчен кызганмыйча эшли. Алар кырларда эшләргә дә, урман кисәргә дә өлгерәләр. Леспромхозда эшләү Газинурның тормышында тирән эз калдыра. Ул анда укырга-язарга өйрәнә, төрле милләт кешеләреннән торган коллектив белән очраша.
Сугыш башлангач, Гафиятуллин хатыны һәм балалары белән саубуллашып, армиягә алынучыларның беренче группасы белән Бөгелмә хәрби комиссариатына килә. Армиядә фронтның төрле участокларында башта санитар, аннары гади укчы булып сугыша. Хатларында Газинур үзенең туганнарына: «Без нык торабыз һәм дошманга отпор бирәбез», — дип яза. Сугышчан иптәшләре — якташларының батырлыгы белән горурланып, ул үтерелгән бер немец солдатыннан табылган хаттагы түбәндәге юлларны да хатына терки: «Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин татарлар белән төшемдә дә очрашырга теләмәс идем…» Гафиятуллин дисциплиналы һәм тотнаклы сугышчы була. Аны белүчеләр: «Ул гитлерчылар белән соңгы патронына кадәр сугышучы һәм атакага беренче булып күтәрелүче сугышчыларның берсе иде», — дип сөйлиләр.
Тәҗрибәле фронтовик булып чыныккан Газинурны полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Күп тә үтми, ул частька сержант булып кайта һәм отделение командиры урынбасары итеп билгеләнә. Гади һәм шат күңелле булуы, тиз аралашучан характеры аңа бу хезмәтне бик тиз үзләштерергә һәм солдатлар белән уртак тел табарга ярдәм итә. Шул ук вакытта ул таләпчән, инициативалы һәм кыю командир була. Сугышта ул отделениене үзенең шәхси үрнәге белән рухландыра, һәрвакыт аның алдында бара.
Гафиятуллин хезмәт иткән 20 нче укчы полкта татар сугышчылары күп була. Җае чыкканда, ял вакытларында, алар бергә җыелып туган якларын искә төшерәләр, җырлар җырлыйлар. Газинур да бу очрашуларның барысында да диярлек катнаша. Ул, партия членлыгына кандидат буларак, якташлары арасында политик агитация эше алып бара, татар телендә газеталар укый, совет гаскәрләренең уңышлары, сугыш батырлары турында сөйли. Шундый әңгәмәләрнең берсендә Газинур иптәшләренә сугышта җиңүне тәэмин итәр өчен тормышын корбан иткән рядовой Александр Матросовның батырлыгы турында телгә ала. Бу әңгәмә сугышчыларда тирән тәэсир калдыра.
…Гафиятуллин 1944 нче елны Великие Луки районындагы һөҗүмдә каршылый…
14 нче гыйнварда Газинур хезмәт иткән полкка немецлар тарафыннан куәтле терәк пунктына әверелдерелгән Овсище авылын алырга приказ бирелә. Җимерелгән һәм яндырылган авылны фашистлар траншеяләр һәм тимер чыбык белән чолгап алган иде, йорт хәрабәләре астында дзотлар, ут нокталары эшләгәннәр иде. Авылга килү юлында кар баскан тип-тигез ачык кыр булу совет сугышчыларына йөкләнгән бурычны үтәүне катлауландырды. Роталар бу ачык һәм тигез урынны узу өчен берничә тапкыр атакага күтәрелделәр.
Һөҗүм итүчеләр Овсище авылы кырыена килеп җиткәч, Гафиятуллин сугышчылары немец траншеяларына беренче булып бәреп керделәр. Алар, дошманның дзоты һәм танкка каршы ата торган орудиеләре батареясе позицияләре янына үтеп, гранаталар ташладылар. Анда булган гитлерчылар юк ителделәр, ә исән калган бер немецны сержант пленга алды.
Ләкин хәрабәләргә яшеренгән дзоттан аткан немец пулеметы алга барырга комачаулый, аның уты отделениене җиргә ятырга мәҗбүр итә иде.
Шул чакта Газинур рота командирына:
— Миңа бәхетне сынап карарга рөхсәт итегез! — дип мөрәҗәгать итә. Командир сержантның ни эшләргә теләвен аңлый һәм:
— Барыгыз! — ди.
Газинур, дәһшәтле сызгырган пулялар астында ачык араны түш белән шуышып үтеп, дзотка якынлаша. Цельгә якынлашкач, ул аңа граната ыргыта. Дзот эчендәге берничә фашист үтерелә, ләкин пулемет атудан туктамый.
Дзотка кадәр берничә метр гына ара калган була, аны шартлатырга мөмкин, ләкин Газинурның инде гранатасы булмый. Ул, вакытның чиксез кадерле булуын, тик торуның җинаять икәнен аңлый, чөнки дошманның контратакага ташланып, подразделениене чигенергә мәҗбүр итүе ихтимал.
Шул кискен моментта Газинур, Матросов кебек үк, ялкынлы йөрәге кушканча эшли һәм мәңгелек дан казана.
Кар өстендә ятучы солдатлар дзот алдында сержантның гәүдәсе калыкканны күрәләр. Ул: «Ватан өчен!» — дип кычкырып, алга ыргыла һәм куллары белән дошманның пулемет көпшәсенә ябышып гәүдәсе белән амбразураны каплый. Шуннан соң пулемет тынып кала.
Газинурның шушы искиткеч батырлыгы белән рухланган сугышчылар, дәррәү күтәрелеп, алга ташланалар. Авыл алына. Сугышчылар Газинурның пулялар белән тетелгән гәүдәсен күтәреп алалар, аңарда егерме яра була… Дуслары татар баһадирын борынгы рус җирендә хәрби хөрмәт белән күмгәч, күңелләрендә дошманга карата зур нәфрәт саклап, көнбатышка таба алга китәләр…
Газинурның батырлыгы һәм аны бүләкләү турында хәбәр итеп, дивизия командиры партия өлкә комитетына һәм Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советына болай дип язды:
«Героик Кызыл Армия сугышчысы, татар халкының турылыклы улы сержант Гафиятуллин үзенең рус, украин, белорус туганнары һәм күп милләтле Ватаныбызның башка милләт сугышчылары белән янәшә торып, үлемнән курыкмыйча, социалистик Ватанның барлык халыкларының тормышы һәм бәхете өчен немец-фашист илбасарларга каршы батырларча сугышты…
Татар халкының турылыклы улы герой сержант Гафиятуллинның саф образын безнең хәрби берләшмә сугышчылары һәм командирлары хәтерләрендә мәңге сакларлар. Газинурның үлемсез исеме — безнең байрак, без аны ялкынлы Җиңү биеклегенә ут һәм кургашын давылы аша намус белән алып барабыз. Аның образы безгә юл күрсәтәчәк һәм немец-фашист илбасарларын җиңүгә алга өндәячәк.
Берләшмәнең барлык сугышчылары, сержантлары һәм офицерлары исеменнән үз семьяларында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллаңны тәрбияләп үстерә алган Татарстан АССР хезмәт ияләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм».
Гафиятуллинның полкташлары Бөгелмә районына геройның хатыны Гыйльмура Кашшаф кызы Гафиятуллинага Газинурның үлү кайгысын уртаклашып һәм аның нинди батырлык күрсәтүе турында язып хат җибәрделәр. «Сезнең ирегез, безнең белән бергә данлы юл үткән сугышчан иптәшебез Газинурның исемен без горурлык белән телгә алабыз. Үзенең иң яхшы улын — сөекле Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклаучы Газинурның исемен бөтен Совет халкы мәңге искә алачак», — диделәр.
Гыйльмураның җавап хаты фронт газетасында басылып чыкты һәм аны һәр сугышчы укыды. Геройның хатыны болай дип язган иде: «Батырлар үлеме белән һәлак булган ирем Газинур Гафиятуллин турында чын йөрәктән әйтелгән җылы сүзләрегез өчен сезгә зур рәхмәт. Газинур турында кайгыртучанлык күрсәткән һәм хөкүмәт каршыңда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирүне үтенгән өчен часть командованиесенә чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Сөйгән кешеңнән мәңгегә аерылуы авыр. Ләкин сезнең хатыгызны алганнан соң, мин инде үземне бәхетсез санамыйм, чөнки иремнең үлеме бушка булмаганын белдем. Аның батырлыгы аркасында безнең Ватаныбыз кабахәт дошманны җиңү юлында бер адым алга киткән. Моңардан тыш, аның үлеме күп кенә аталарның һәм улларның тормышын саклап калган.
Мин ирем һәм дустым Газинур белән горурланам һәм аның турындагы якты истәлекне гомерем буе изге килеш саклармын. Балаларыбызны бөек Ватаныбызны әтиләре кебек үк батыр һәм курку белми торган саклаучылар итеп тәрбияләрмен».