Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятарлык!

Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятарлык!

Үлемсез азатлык җырлары
Алишлар, Мусалар, Кормашлар…
Татарның чын батыр уллары.
Булса да куллары богаулы,
Көрәшкә чакырган, фашистны куркыткан
Үлемсез азатлык җырлары.
Богаулы кулларда юк корал,
Өзгәләп атарга палачны.
Йөрәктә — җиңүгә ышаныч, иленә,
Халкына тугрылык тимердәй нык итә
Болай да тутыкмас намусны.
Татарлар үлемгә юнәлә… “Таш капчык”
Ниндидер куркыныч тынлыкта.
Алишлар, Мусалар, Кормашлар
Елмаеп, җыр белән бер-берсен юата.
Бер мизгел… Шагыйрьләр
Котыла рәхимсез коллыктан.
Ә палач… Шәфкатьсез бер җанвар кисәге,
Тез чүккән җиреннән аякка басалмый.
Аяклар… әйтерсең, кургашка богаулы.
Колакта һаман да яңгырый,
Татарны Берлинга таныткан
Алишлар, Мусалар, Кормашлар җырлавы…

Хөсәенова Диана Рамил кызы — 11 нче сыйныф, Әлмәт шәһәре МАББУ «17нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Алиш рухына

Мин кулыма каләм алдым әле
Шигырь язам атап Алишка!
Күпме мирас калдырган әдип ул –
Дога булсын иде рухына!

Батыр булган тумыштан ук Алиш!
Батыр булып киткән сугышка!
Батыр солдат булып җан салганда,
Гомер биргән безнең буынга!

Шундый авыр чорда яшәп тә бит
Бала җанлы булып яза алган!
Әкиятләре бары яктылыкка,
Изгелеккә төреп уралган.

Тик яхшылык кына җиңә анда,
Явызлыкка гел дә урын тар!
Әмма дошман явызлыгын гына
Бетерерлек итеп кем юар?!

Бетералмас беркем явызлыкны…
Күпме корбан бирде ул сугыш!..
Алиш кебек батырларны алды…
Бу дөньяда иң-иң зур ялгыш!

Низамова Регина Радик кызы — 5 нче сыйныф, Казан шәһәре, 91 нче мәктәп

Без Алишлы халык
Кыска гына гомер… Шул гомердә
Күпме әрнү, сагыш, шатлыгы…
Өлгердеңме чын бәхетне татып?!
Өлгердеңме, шагыйрь, әйт шуны?!

Әсәрләрең аша елмайганда,
Йөрәгеңнән кан-яшь тамгандыр…
Ә күңелеңдә әйтелмичә тагын
Күпме хисләр пыскып янгандыр!

Әйтелмичә калган васыятьне
Таләп ит син явыз сугыштан!
Синдәй талантларны ул урлады!
Син бит даһи идең тумыштан!

Ышан безгә: “Алиш әкиятләре”н
Без укыйбыз әле дә яратып!
Безнең балалар да тыңлап үсәр
Әйтә сиңа шуны ышандырып!

Без Алишлы халык! Үлмәс рухлы!
Сезнең иҗат безнең күңелдә!
Сездәй көчле, батыр булырбыз без –
Сезнең җиңү безнең йөрәктә!

Шәйдуллина Идалия Наил кызы — 9 нчы сыйныф, Казан шәһәре, 91 нче мәктәп

Алиш абый кебек…
Күренекле шагыйребез,
Абдулла Алиш безнең.
Татар халкын танытучы,
Горурлыгыбыз безнең.

“Балалар”,-дип,көеп торган,
Әкиятен,шигырен язган.
Бар яктан да килгән булган,
Сабый күңелен тойган.

Мин дә Алиш абый кебек,
Илемне яратам.
Киләчәктә,якты юлда,
Татар халкын танытам.

Шайдуллина РалинаИлфис кызы — 3 нче сыйныф, Әлмәт шәһәре, 1 нче мәктәп

Абдулла Алишка
Антлар бирдең илне сакларга дип,
Яу кырыннан кире кайтмадың.
Шигырьләрең калды маяк булып,
Беркайчан да илне сатмадың.
Кырык дүртнең эссе августында
Үлерсең, дип кем соң уйлаган?
Ятим калган ике сабың да
Фашистларга ләгънәт укыган.
Җырларыңда үсте ничә буын
Һәрбер йөрәк керсез саклады.
Алишына кайтты кабат халкың
Шигырьләрең янә яңартты.
Авыр чакта кат-кат укып чыгам
Яшәү көче алам алардан.
Сикәлтәле юлны йөгереп үтәм
Киләчәккә шулай юл ярам.

Билалова алинә Рәшит кызы — 8 нче сыйныф, Әлмәт шәһәре, 25 нче мәктәп

Синнән үрнәк алабыз
Бик тә батыр булган ул
Туган илен саклаган
Без рәхәттә яшәсен дип
Гомерен кызганмаган
“Кем көчле?” не укыгач,
Булдык без иң көчле.
“Сер тотмас үрдәк”не күргәч,
Булдык без каты серле.
Шигырьләреңне укып
Куркуларны җиңдек без
Авырлыклар килгәндә
Синең кебек булдык без.
Онытмыйбыз батырлыкны
Һәркөн искә алабыз.
Җиңүләрдән – җиңүләргә
Үрнәк итеп алабыз.
Һәрчак горурланабыз.

Абдуллина Луиза Хәлим кызы — 5 нче сыйныф, Азнакай районы, Малбагуш мәктәбе

Абдулла Алиш – бөек язучы
Аны белә һәр укучы
Бала чактан шигырь язган,
Шуңа да әнисенә бурычлы
Әкиятләрең танытты
Балалар язучысы итеп.
Батырлыгың өйрәтте
Туган илне саклаучы итеп.
Шигырь, мәкаль, әкиятләрне
Язып та куйган шагыйрь
Җисеме генә түгел,
Исеме дә бик матур.
Җәлил белән көрәштәшләр
Иң авыр минутларда
Автоматны кулга тотып
Ватанны саклаганда
Батырлыгыңа сокланып,
Синнән үрнәк алабыз.
Тайпылмыйча туры юлдан
Һәркөн алдан барабыз.

Шафикова Зилия Данис кызы — 5 нче сыйныф, Азнакай районы, Малбагуш мәктәбе

Нечкәбил
Алиш абый Нечкәбил дип,
Тиккә исем кушмаган.
Билем нечкә, үзем тырыш,
Көнем юктыр, савытларым тулмаган.

Кояш чыгып, баеганчы
Кунамын гөлдән-гөлгә.
Хуш исле баллар җыямын
Файдага диеп сезгә.

Нәни дусларым сез дә,
Булыгыз шундый өлгер.
Тырышып укып, бишле алып,
Эшкә вакытны җиткер.
Ялаева Ралина Равил кызы — 2нче сыйныф, Әлмәт районы, Яңа Кәшер санатор-интернат мәктәбе

Алар безнең күңелләрдә
Батырлыклар бик күп төрле була,
Күпләр аны күрә белмиләр.
Әмма Алиш кебек зур шәхесләр
Күңелләрдән мәңге китмиләр.

Балалар да, өлкәннәр дә әкиятләрен
Бик яратып, ныклап укыйлар.
Аннан алган яхшы гамәлләрен
Әкрен-әкрен барлап туплыйлар.
Хабибуллина Элина Руслан кызы — 4 нче сыйныф, Әлмәт шәһәре, 17 нче мәктәп

Алиш абый әкиятләре
Алиш әкиятләрен мин
Яследән үк тыңладым.
Бу бәйгедә катнаша алуыма
Иксез-чиксез куандым.

Чукмар белән Тукмарыбыз
Дуслашып туктадылар.
Нечкәбилнең эшчәлегенә
Балалар сокландылар.

Алиш абый әкиятләре
Менә шундый кызыклар.
Мавыктыргыч эчтәлекле
Геройларга да байлар.

Агазуллина Карина Марат кызы — 4 нче сыйныф, Әлмәт шәһәре, 17 нче мәктәп

Борын-борын заманда юаш хайваннарнын,
ерткыч жанварларнын койрыклары ботенлэй булмаган….
дигән сүзләр белән башланып китэ Абдулла Алишның “Койрыклар” әкияте.
Әнә, балалар язучысы Алишның әкият геройлары Юлбарыс елының кунагы буларак ышанычлы адымнар белән Әлмәт шәһәренә таба атлый… Бормалы юллар узып, озын сәфәр юлыннан үткәндә, минем бу елны нинди эшләр белән башлап җибәрүем турында кызыксыну өчен йортыбыз янында тукталыш ясый… Күңел тәрәзәләремне кем шакый икән дип, урам ягына күз салам…
Ә кулымда укытучы апаның
“Исемең калсын, үзең үлсәң дэ,
Тарихларда укып ятларлык!” темасына ижади эш язып килергә дигән биреме.
Беренче эш итеп мәктәп һәм шәһәр китапханәсенә юл тоттым. Китаплар арасыннан балалар язучысы Абдулла Алиш турындагы язмаларны эзләдем, тарихи истәлекләргә күз салдым, аның штыкны каләм итеп язылган шигырьләрен барладым, экиятләрен, хикэяләрен, шигырьләрен укыдым. Әйе, тарихны барламый торып, алга барып булмый. Тарих – безнең хәтер көзгебез.
Республика күләмендә оештырылган әлеге бәйгедә катнашып, мин батыр йөрәкле шагыйрь – Абдулла Алиш турында горурланып сөйли алам.
Алиш һәм аның көрәштәшләре палач балтасы астыннан үлемсезлеккә атлаганнар. Алар – безнең күңелләрдә.
Аның батырлыгы, асыл сыйфатлары бездә горурлык хисләрен уята, аңа булган хөрмәт, игътибар киләчәк буында да дәвам итәчәк.
Яраткан шагыйрем, син бөтен гомереңне туган илеңә, туган халкыңа багышладың.Баян түгәрәгенә йөрүче буларак,сүзләремне музыкаль телдэ әйтәсем килэ. Синең гомерең – героик симфония. Аның соңгы аккордлары искиткеч! Бер мәхәббәт, тарихи моң булып яңгырый. Ул безнең җаннарыбызны тетрәтә. Син көрәшергә биргән антыңны тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үтәдең, халкыңның азатлыгы өчен соңгы тамчы каныңача көрәштең.
Дәһшәтле сугыш көннәре һаман ераклаша, тарихка күчә бара. Менә сугыш беткәнгә дә 77 ел тула. Әмма ул китергән кайгы-хәсрәт һич тә онытылмый, ә йөрәкләрдә тирән яра булып сызлый.
Данлы һәм шанлы Казан шәһәренең 20нче гимназиясе янындагы мәйданда Абдулла Алишның батырлыгына багышлап бюст куелган. Казанга нинди юл белән килсәң дә ул сине каршы ала һәм үзенә чакыра.
Бу тынлыкта батырның исемен олылау да, аңа соклану да, аның рухына якынаю тойгысы да бар. Әйтелеп бетмәгән сүзләрен, чын күңелдән тәкъдир итүләрен белдереп, һәйкәл алдына чәчәкләр түшәлә.
Мин һәйкәл янында басып торам. Фронтка киткән Абдулла Алишны күз алдына китерәм. Язучым, синең дә Җиңүгә ышаныч белән яшисең килгәндер! Зәңгәр күкне,бөдрә талларны күреп саубуллашу ифрат кыен булгандыр. Әмма син саубуллаштың…
Һәйкәлләр… Һәйкәлләр… Тирән хисләрне кузгатасыз сез. Шулай булмаса сезне һәйкәл дип тә атамаслар иде. Шагыйрем, кояшлы май айларында, бәйрәм көннәрендә безнең янга кошлар, кыр казлары булып кайтып китәсеңдер син.
Үзем аның белән “сөйләшәм”, үзем сугышка ләгънәт укыйм. Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең.
Язучым, тыныч йокла, без дә синең кебек Туган ил өчен көрәшербез.
Без тынычлыкны сакларбыз, ышан безгә! Тынычлык ул – сабыйлар елмаюы, синең көрәш утын үткән урындагы ак каеннар шавы, андагы кошларның сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве.
Мин ерак җирдәге көрәшләрдә татар улының эзе калуы белән чиксез горурланам.
Минем бар җиһанга дәшәсем килә:
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнарның кадерләрен белик! Аларга карата мәрхәмәтле булыйк! Шәфкать бушка эшләнә, ләкин кыйммәт бәяләнә. Бик кыйммәт.

Фәйзрахманова Миләүшә Рөстәм кызы — 4 нче сыйныф, Әлмәт районы, 10 нчы мәктәп

Верь, мой друг, и мечтай…
Абдулла Алиш,
Мой любимый поэт.
Его сказки добром
Наполняют весь свет.
В сердце каждый ребёнок
Искринку несёт,
И мечтает как в сказке
Всю ночь напролёт.
Он мечтает о верных,
И добрых друзьях.
Он мечтает о крыльях,
Парить в небесах.
Он мечтает, как в сказке
О жизни в раю.
Жить в любимом, родном,
И мирном краю.
Верь, мой друг и мечтай,
Солнца лучик зажги.
Сказка нам помогает,
Путь добра обрести.

Сафина Чулпан Ленар кызы — 4 нче сыйныф, Әлмәт районы, Түбән Мактама 2 нче мәктәбе

Һичкайчан онытмабыз!
Әйтсәләр дә: барып тор син, диеп,
Дөньяның иң рәхәт җиренә,
Әйтер идем: кирәк түгел, диеп,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.
Абдулла Алиш
Әлеге шигырь юлларын язган батыр сугышчы безнең күңелләребезгә әкиятләр остасы булып кереп калган. Татар балалар әдәбиятын халкыбызның күренекле улы Абдулла Алиштан башка күз алдына китерүе дә кыен. Дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңелендә мәңге онытылмас кешеләр рәтендә тора ул.
А.Алиш сугышка кадәр әдәбиятта бары 12 ел эшләп кала. Аның балалар өчен язылган дистәләгән әкиятләре һәм хикәяләре, драма әсәрләре, олылар өчен иҗат ителгән хикәяләре, очерк-мәкаләләре бар. Алиш әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшләгән. Аның һәр хикәясе, һәр әкияте һәм шигыре яшь буынны тәрбияләү максаты белән язылган. Әдип гаҗәеп дәрәҗәдә бала җанлы, йомшак күңелле кеше булган. Менә шушы сыйфатлары аңа бала күңелен тоярга ярдәм иткән.
Абдулла Алиш һәм аның көрәштәшләре үлемне батырларча каршылыйлар. Әдип өчен иң кадерле нәрсә – Туган ил, бөек максат Ватанга хезмәт итү иде. ” Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугрылыклы булып калабыз”, -ди ул Берлин төрмәсендә язган хушлашу хатында.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, — ди халык. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Абдулла Алишның гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә, халкы, Ватаны хакына күрсәткән батырлыгында дәвам итә. Күпме генә еллар үтсә дә, батырлар кешеләр күңелендә сакланырга тиеш, чөнки бу илебез тарихы. Минемчә, Алиш кебек патриот шагыйрьләребезне онытырга хакыбыз юк! Аларның батырлыгы, героик көрәше һәр эштә, һәр тарафта үрнәк булсын иде!

Шәйхетдинов Кәрим Җәүдәт улы — 6 нчы сыйныф, Биектау районы, Әлдермеш мәктәбе

Болгар җире
— Иң матур җир кайда?- дисез,
Билгеле, Болгар җире.
Барча әкият геройлары
Көектә туган инде.
Тукмары да,Чукмары да
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде,Көек шул
Аларның туган җире.
Куян кызы да иярткән
Нечкәбил дигәннәрен.
Сертотмас үрдәк тә һаман
Йөргән сөйләп серләрен.
“Нечкәбил” не бар халыклар
Таный, алкышлый хәзер.
Сәхнәдән төшми уйнарга
“Йолдыз”да бик әзер.
Нинди серле бу Көекнең
Урманнары, кырлары.
Кая барсам да, онытмам,
Алиш, синең җырларны.

Бикбатыр абый
Җәйләр үтеп ямьле көз килгәндә,
Җылы якка кошлар киткәндә,
Туган көнең синең, Алиш абый,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең.
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Алиш булып яшисең.
Күпме шигырьләргә сокландым мин,
Күңелемә күчте ялкыны.
Ә шулай да синең, Алиш абый,
Шигырьләрең иң-иң якыны.
Туган авыл, туган җиремне мин
Яратырга синнән өйрәндем.
Туган якның юмартлыгын синнән
Матур көйгә салып көйләдем.
Койрыкларың куян кызы белән
Әкият дөньясында югалдым,
Укый-укый синең шигырьләрне
Олы тормышка мин юл алдым.
Синең шигырьләрең — тел ачкычы
hәрбер сүзең — безгә васыять.
Шигырьләрдә туган тугры сүздән
Без алабыз кодрәт, көч, куәт.
Бикбатыр белән Биккуркак
Батыр булырга өнди.
Алиш абый батыр булып
Халык күңелендә яши.

Яшәр Алиш
Күп шагыйрьләр биргән татар халкы
Иң матуры,иң батыры – Абдулла Алиш..
Бөтен җир йөзендә бөек шәхес
Герой шәхес бердәнбер дәлил.

Җәлилчеләр булып мәңге яши —
Ул үзе дә моны аңлаган.
Халык күңеленә үтеп керерлек
Мәңгелек әсәрләр яза алган.

Соң минутта әсирлектә аның
Язган шигырьләре үлемсез.
Ниләр кичергәндер шагыйрь күңеле —
Бик күбесе безгә билгесез.

Туган халык аны һич тә оныта алмас,
Батыр йөрәк биргән анасы.
Яшәр Алиш, данлы батырлыкка
Халкыбызга юллар саласы.
Шәйхетдинов Данияр Рәис улы — 10 нчы сыйныф, Әлмәт шәһәре, 1 нче лицей-интернат

Балачак иленә сәяхәт
(эссе)
Мин кече яшьтән үк әкиятләр дә , шигырьләр дә укырга һәм рәсемнәр дә ясарга яратканмын. Минем рәсемле әкиятләр, шигырьләр китапларым бик күп иде. Хәзер аларны кечкенә энем Бәхтияр укый.
Үземне белә башлаганнан бирле Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен беләм һәм яратам.
Ә бүген Абдулла Алиш турында язасым килә. Ни өчен диярсез. Минем иң яраткан дәү әнием Мөнирә белән бер чорда дөньяга килгәнгә генә түгел . Бәлки нәниләр өчен матур да булган һәм нәни йөрәккә тәэсирле шигырьләр язганга үзенә тартты мине.
Әле дә хәтерлим: балалар бакчасында безнең тәрбияче Гөлшат апа “Сертотмас үрдәк” исемле әкиятен сәхнәләштерергә өйрәткән иде. Без аны әниләр бәйрәмендә куярга булдык. Мин – Хуҗа ролендә булдым. Аю ролендә –Гадел (әнисе артист булгач, аныкы һәрвакыт шәп чыга), Куян ролен Хәдичәдән дә оста уйнаучыны тәрбияче апабыз таба алмады. Әминәгә әйтеп караган иде …сүзләрен ялгышты.
Сәхнәдә минем ролем буенча:” Мин урманга утын кисэргэ китэм. Өйдэ юклыгымны берәүгә дә белдерәсе булмагыз!” –дип кош-кортларны калдырып китү иде.Үрдәк ролен Алия килештереп уйнады.

Куянның: Эй, бурекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда,
ни эшләп урманда буталып йөрисен?-дигән соравына: “Хужабыз белэн этебез урманга утын кисәргә киткэннәр иде, еөбез ялгыз калды” дип бар җәнлекне авылга җыйды.. Хуҗа ролендә мин уяу кеше булып, дошманнарыма каршы һәр жирдә киртә куйгач.әнием белән дәү әнием алдында миннән дә бәхетле кеше булмагандыр ул көнне.
Кулымдагы китап Сайланма әсәрләр дип исемләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган. Художнигы Э.Е.Дьянова дип язып куелган. Редакторының кем булуын укып булмый. Моннан алтмыш биш ел элек Татарстан китап нәшриятында 1957нче елда басылган булганга, еллар үз эшен эшләгән…шактый тоныкланган. Рәссам абый гаҗәеп матур рәсемнәр ясаган. Тышлыкта төсле рәсем…эчендә дә шактый матурлар…әмма алар төсле түгел. Әле энем белән шуларны карап утырдык: рәсемнәрен дә ясап карады, шигырьләрен дә аңа укыдым.
Биредә “Кош аулаучы”, “Ярканат”, “Туган авыл” шигырьләре туган җирне,дуслыкны зурлый.
Дөнья гиздем — табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны,
Синдәгедәй юмарт халыкны,
Очратмадым һичбер вакытта…
. Кешегә әйтергә ярамаган яшерен мәгълүматны сер, диләр. Шигъри тел белән нәниләрне матур гадәтләргә өйрәтә. Ошатты энем.
Шулай итеп, Алиш абый оста тәмле тел белән үз киңәшләрен бирә. Балалар белән ихлас күңелдән сөйләшә. Ягымлы сүзләре тормыш серенә төшендерә.
Искиткеч кызыклы шигъри юлларны тыңлый-тыңлый энем йокыга да киткән..
Дәү әнием Мөнирә саклык белән минем кулымнан алып, 1957 нче елда Казанда басылып чыккан биш сум җитмеш биш тиенлек китапны китап киштәсенә куйды. Балачак иленә сәяхәтебез бүгенгә тәмамланды… Миңа да тәмле төшләр күрә – күрә йокларга вакыт…
Гомумән, укырга кирәк Алиш абыйны…
Ахметкаримов Рахман Рөстәм улы — 6 нчы сыйныф, Әлмәт шәһәре, 1 нче лицей-интернат