Кара алтын — нефть
Нефть (карамай)— җир астыннан табыла торган, үзенә хас исле, карасу майсыман сыекча, углеводородлар кушылмасы.
Галимнәр исәпләвенчә нефть диңгез төбендә тупланган организм калдыклары черүдән барлыкка килгән. Палеозой эрасының девон, ташкүмер чорларында(200 млн. ел элек) Татарстан территориясендә җылы диңгез була. Анда яшәгән күпләгән организмнар утырма токымнар арасында калып, югары басым, температура тәэсирендә нефтькә әйләнә. Татарстан территориясендә 125 нефть, 150 битум чыганагы бар.
1943 елның җәе. Туплар гөрелтесе ишетелми, сугыш кайдадыр еракта, әмма шул ук вакытта ул бөтен җирдә – борчулы йөзләрдә, фронттан килгән өчпочмаклы хатларда, «батырларча һәлак булды» дигән кара кәгазьләрдә, ятимнәрнең китек күңелендә… Совет солдаты Рейхстаг түбәсенә Кызыл байрак кадаганчыга хәтле ике елга якын вакыт бар, аңа хәтле бөтен Европа аша диярлек узасы, адым саен җимерек шәһәрләр, яндырылган авылларны очратасы бар. Илне илбасарлардан арындыру өчен күпме кеше гомере биреләчәк әле. Ә Шөгер авылы басуында исә башка фронт һәм алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән – бораулаучылар, алны-ялны белми, җир маен эзли. «Тәвәккәл таш яра» дигән гыйбарә нефть эзләүчеләр турында әйтелгәндер кебек: алар үз дигәннәренә ирешә – Шөгер авылының гына түгел, Татарстанның исемен бөтен дөньяга яңгыратып, нефть фонтанын аттыра! Ил чималга, коралга сусаган хәлиткеч чорда, гади генә бер татар авылында җир мае табылуның бу вәхшәтле сугышта Җиңүне якынайтуда өлеше һичшиксез зур. Киләчәктә «кара алтын»га, аны табучы, җир куеныннан суыртып алучы фидакарь затларга багышлап күпләгән җырлар, китаплар язылачак – болары әле соңрак, ә 1943 елның җәендә бораулаучыларның башында бары бер генә уй: җир куенында яткан хәзинәгә нихәтле тизрәк төшеп җитеп булачак – сугыш шулхәтле иртәрәк тәмамланачак… Тыныч кына, үз көенә эшләп торган беренче скважина янында мине шундый уйлар чолгап алган иде. Әйтерсең лә тарихның әлеге «тере» шаһиты җир өстенә һәр тамчы «кара алтын» белән бергә үзенең серләрен дә чыгарып җәя.