Сайлаган юлыбыз — дөрес

Сайлаган юлыбыз — дөрес

Замана укучысы кызыксынучан, мөстәкыйль һәм креатив! Интернет киңлекләре, минут саен алга барган фән һәм техника үсеше – без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында яңа мөмкинлекләр ачу белән беррәттән, яңа бурычлар да күтәрә. Әлеге мәгълүмати даирәдә укучыларыбызны югалтмыйча, аларга милли белем һәм тәрбия бирү – безнең төп максатыбыз.
Бу юнәлештә Түбән Мактама 1нче урта мәктәбендә һәрдаим максатчан һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Аеруча түбәндәге өч юнәлешне билгеләп үтәсем килә.
Беренче юнәлеш — сәләтле укучылар белән эшләү: төрле бәйге-конкурсларда, олимпиадаларда катнашу. 2019-2020 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 9 укучыбыз җиңүче дип табылды. Иң зур уңышыбыз – 10 нчы сыйныф укучылары Сәләхова Румия һәм Галимуллина Эльвинаның татар әдәбиятыннан республикакүләм үткәрелгән олимпиадада призер булулары.
Соңгы өч елда татар Интернетын үстерү, татарча Интернет-проектлар башкару буенча эш алып барабыз, “Татнетны үстерү фонды” белән хезмәттәшлек итәбез. Укучыларбыз башкарган мәктәбебезнең электрон газетасы “Тәнәфес” (http://tenefec.jimdo.com) һәм төбәк шагыйрәсе Гөлнара Әюповага (http://gulnaraa.jimdo.com) багышланган Интернет-проектларыбыз бар. “Тәнәфес” проекты халыкра “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә, ә Гөлнара Әюпова проекты республикакүләм “Яшь татнетчылар” конкурсында I урынга лаек булды.
Милли гореф-гадәтләребез, йола-бәйрәмнәребез, тарихыбызны өйрәнү буенча да актив эш алып барыла. Әлеге уку елында укучыларыбыз нәсел шәҗәрәләрен тупладылар, ата-аналар ярдәме белән мәктәбебездә “Шәҗәрә” музее булдырылды.
Икенче юнәлеш – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге. 2010 нчы елда мәктәбебездә “Яшь эзләнүчеләр” клубы оешты. Яшь эзләнүчеләребез төрле өлкәләр: тел, мәдәният, әдәбият, тарих, туган якны өйрәнү һ.б. буенча кызыклы мәгълүматлар туплыйлар, яңа ачышлар ясыйлар, фән өлкәсендә үз фикерләрен җиткерәләр.
Быелгы уку елында оешма вәкилләре үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып шактый югары уңышларга ирештеләр. Лениногорск шәһәрендә үткәрелгән россиякүләм Җәмит Рәхимов укуларында дүрт укучыбыз (Әхмәдуллин А., Баязитова А., Сәләхова Р., Мустафин И.) II, III дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнделәр. Республикакүләм оештырылган К.Тимбикова укулары (Чистай), К.М.Морозов (Бөгелмә) һәм К.Насыйри (Казан) исемендәге регионара фәнни-гамәли конференцияләрдә I, II, III урыннарга лаек булдылар.
“Яшь эзләнүчеләр” клубының иң яшь вәкиле 2 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Әмилә Марат кызы регионара М.Н.Моряков (Лениногорск) исемендәге фәнни-гамәли конференциядә “Милли курчаклар” дип аталган эзләнү эше белән II урын яулады. “Миңа эзләнү, яңа белемнәр үзләштерү бик кызык, киләчәктә дә бу юнәлештә эшлиячәкмен”, — ди ул.
Югары күрсәткечкә ирешүнең сәбәбе – укытучыларыбызның заманча технологияләрне киң кулланып, заман таләпләренә җавап биргән дәресләр үткәрүендә. Алар һәрдаим эзләнүдә, иҗади үсештә. “Бүгенге дөнья бик тиз үзгәрә, алга бара, технологияләр туктаусыз яңара. Бүгенге шартларда безнең бурыч – балага белем генә түгел, ә бәлки фикерли белгән, яңалыкны тиз кабул итә алырдай кешеләр тәрбияләү”, — ди алар.
Дөрестән дә, без – укытучылар, укучыларыбызга тирән белем, күркәм тәрбия бирергә, милли рух һәм горурлану хисләре уятырга тиеш!