3 юнәлеш
Балачак иленә сәяхәт
(эссе)
Мин кече яшьтән үк әкиятләр дә , шигырьләр дә укырга һәм рәсемнәр дә ясарга яратканмын. Минем рәсемле әкиятләр, шигырьләр китапларым бик күп иде. Хәзер аларны кечкенә энем Бәхтияр укый.
Үземне белә башлаганнан бирле Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен беләм һәм яратам.
Ә бүген Абдулла Алиш турында язасым килә. Ни өчен диярсез. Минем иң яраткан дәү әнием Мөнирә белән бер чорда дөньяга килгәнгә генә түгел . Бәлки нәниләр өчен матур да булган һәм нәни йөрәккә тәэсирле шигырьләр язганга үзенә тартты мине.
Әле дә хәтерлим: балалар бакчасында безнең тәрбияче Гөлшат апа “Сертотмас үрдәк” исемле әкиятен сәхнәләштерергә өйрәткән иде. Без аны әниләр бәйрәмендә куярга булдык. Мин – Хуҗа ролендә булдым. Аю ролендә –Гадел (әнисе артист булгач, аныкы һәрвакыт шәп чыга), Куян ролен Хәдичәдән дә оста уйнаучыны тәрбияче апабыз таба алмады. Әминәгә әйтеп караган иде …сүзләрен ялгышты.
Сәхнәдә минем ролем буенча:” Мин урманга утын кисэргэ китэм. Өйдэ юклыгымны берәүгә дә белдерәсе булмагыз!” –дип кош-кортларны калдырып китү иде.Үрдәк ролен Алия килештереп уйнады.
Куянның: Эй, бурекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда,
ни эшләп урманда буталып йөрисен?-дигән соравына: “Хужабыз белэн этебез урманга утын кисәргә киткэннәр иде, еөбез ялгыз калды” дип бар җәнлекне авылга җыйды.. Хуҗа ролендә мин уяу кеше булып, дошманнарыма каршы һәр жирдә киртә куйгач.әнием белән дәү әнием алдында миннән дә бәхетле кеше булмагандыр ул көнне.
Кулымдагы китап Сайланма әсәрләр дип исемләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган. Художнигы Э.Е.Дьянова дип язып куелган. Редакторының кем булуын укып булмый. Моннан алтмыш биш ел элек Татарстан китап нәшриятында 1957нче елда басылган булганга, еллар үз эшен эшләгән…шактый тоныкланган. Рәссам абый гаҗәеп матур рәсемнәр ясаган. Тышлыкта төсле рәсем…эчендә дә шактый матурлар…әмма алар төсле түгел. Әле энем белән шуларны карап утырдык: рәсемнәрен дә ясап карады, шигырьләрен дә аңа укыдым.
Биредә “Кош аулаучы”, “Ярканат”, “Туган авыл” шигырьләре туган җирне,дуслыкны зурлый.
Дөнья гиздем — табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны,
Синдәгедәй юмарт халыкны,
Очратмадым һичбер вакытта…
. Кешегә әйтергә ярамаган яшерен мәгълүматны сер, диләр. Шигъри тел белән нәниләрне матур гадәтләргә өйрәтә. Ошатты энем.
Шулай итеп, Алиш абый оста тәмле тел белән үз киңәшләрен бирә. Балалар белән ихлас күңелдән сөйләшә. Ягымлы сүзләре тормыш серенә төшендерә.
Искиткеч кызыклы шигъри юлларны тыңлый-тыңлый энем йокыга да киткән..
Дәү әнием Мөнирә саклык белән минем кулымнан алып, 1957 нче елда Казанда басылып чыккан биш сум җитмеш биш тиенлек китапны китап киштәсенә куйды. Балачак иленә сәяхәтебез бүгенгә тәмамланды… Миңа да тәмле төшләр күрә – күрә йокларга вакыт…
Гомумән, укырга кирәк Алиш абыйны…
Ахметкаримов Рахман Рөстәм улы — 6 нчы сыйныф, Әлмәт шәһәре, 1 нче лицей
Олы җанлы ирләр сугышта,
Уйлый илен соңгы сулышта
Мәхмүт Хөсәен
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Абдулла Алиш әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каhарманлык, талантлылык, тугрылык кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең Һәммәсенә лаек кеше.
Абдулла Алиш кечкенәдән бик җитез, зиһенле булган. Мәктәп, җәмәгать тормышында үзенең активлыгы, кыюлыгы белән аерылып тора.Илебезгә фашистлар һөҗүм иткәч, һәр совет гражданы кебек үк, Абдулла Алиш та Ватанны сакларга китә.Шул көннән алып, аның кулыннан каләм төшми. Фронтка китү белән, шагыйрь Ватанны саклау, яклау, азат итүгә багышланган ялкынлы әсәрләрен иҗат итә башлый. 1941 елда Алиш фашизмның ерткыч йөзен фаш иткән “Кечкенә тоткын” пьесасын яза. Кызганычка каршы, шул ук елның октябрь ахырында Абдулла Алиш Брянск шәһәре янында барган сугышларның берсендә әсирлеккә эләгә.
Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Әсирләр дошман алдында тез чүкмәсен өчен, шагыйрь лагерьдан лагерьга күчереп йөртелгән шартларда да үзендә яшәүнең, тормышның, кеше рухының бөеклеген башкаларга аңлатырлык кодрәт таба. Концерт, җыр, шигърият кебек чаралар ярдәмендә меңләгән әсирләр күңелендә яшәүгә, көрәшкә, азатлыкка өмет чаткысы кабыза. Ул үзе дә, аның ялкынлы сүзе дә әсирләрнең рухын күтәрүче зур көчкә әверелә, һәр шигыре Туган илнең газизлеген, бөеклеген ныграк тоярга булышлык итә.
1943 елның гыйнвар аенда Алиш тоткынлыкта Муса Җәлил белән очраша, алар бер-берсен сугышка кадәр ук белә торган булалар. Тоткынлыкта Җәлил яшерен оешма төзи, Алиш “Идел-Урал” газетасында тәрҗемәче булып эшләргә ризалыгын бирә.Бу исә аңа типографиягә керү һәм вакытлар узу белән антифашист листовкаларын даими бастыруны җайга салырга мөмкинлек бирә.Иптәшләре Алишны “Җәлилнең уң кулы” дип атыйлар. Гитлерчылар әсирләрне туган илләренә каршы сугышырга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткысын фаш итә.
Абдулла Алиш һәм Җәлилчеләр гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Алишны һәм аның көрәштәшләрен Берлин төрмәсенә – Моабитка ябалар. Омтылышлар, бетмәс-төкәнмәс сораулар, мыскыл итүләр башлана. Тоткыннарны кыйныйлар,ачлыктан, сусызлыктан тилмертәләр. 1944 елның 25 нче августында Плетцензее шәһәрендә Алиш һәм Җәлилчеләрне һөкем итәләр. Соңгы сулышына кадәр үз халкына, Ватаныны тугрылыклы булып кала. Алишның нибары унбиш шигыре – төрмә камерасында иҗат иткәннәренең аз өлеше генә безгә килеп җитте. Бу шигырьләрнең һәр юлы да Ватанга тугрылык, изге хәрби ант белән сулый. “Үзем турында җыр” шигырендәге юллар нәкъ шуның турында:
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
Хисамиева Карина Марат кызы — 10 нчы сыйныф, Лениногорский районы, 12 нче лицей