Алабуга

Алабуга

Махсус икътисади зона “Алабуга” 2006 елда барлыкка килде һәм инвесторларга тулысынча әзер сәнәгать, инженер, транспорт һәм салым өстенлекләрен бирә.
Салым өстенлекләре
МИЗ “Алабуга” үзенең резидентлары өчен җайлы салым шартларын мөрәҗәгать итә. Компанияләр 10 ел дәвамында җир, милек һәм транспорт салымнарын түләмиләр. Бу шартлар салым базасы булдыруыннан эшли башлый.
Табыш салымы
Резидентлар өчен табыш салымы өстенлекләре бар. Федераль салымы белән бергә алар түбәндәге саннардан торалар:
2% — беренче 5 ел
7% — киләсе 5 ел
15.5% — 2055 елга кадәр.
Салымны түләүчеләр, шулай ук, тизләтелгән амортизация схемасы (2% коэффициентлы) белән куллана алалар.
Җир, милек һәм транспорт салымнары
0% — салым базасы барлыкка килгәч 10 ел дәвамында
Салым өстенлекләрен булдыру өчен резидентлар, МИЗ һәм башка территорияләрдә алынган акчаларын аерым чутларга тиеш (керем, чыгым).
Транспорт керү мөмкинлекләре
10 км – иң якын шәһәргә кадәр ераклык
0,5 км – МИЗ чыгу юлына кадәр ераклык , М-7 трассасы
50 км — “Бегишево” халыкара аэропортына кадәр ераклык
20 км – Яр Чаллы елга портына кадәр ераклык
Территориянең гомуми мәйданы
2000 Га
4000 Га кадәр – киңәйтү планлаштырыла
Җитештерү күчемсез мөлкәте
Булган җитештерү һәм мәхзән бүлмәләре (кв.м) – 2013 елда 76000 кв.метрлы “Синергия” сәнәгать паркын һәм 100 000 кв.метрлы “Евразия-Алабуга” төзелеше планлаштырыла. Вакытлы саклау мәхзәне — 6500 кв.м.
Офис күчемсез мөлкәте
Офис мөлкәтенең гомуми мәйданы — 10168 кв.м.
Иҗтимагый мөлкәт
2013 елда Алабуга шәһәрендә торак йорт шәһәре, шулар арасында иҗарә йортлары, МИЗ оешмалары-резидентлары эшчеләре өчен инглиз мәктәбен төзергә планлаштырыла.
Идарә итүче компаниянең хезмәте
Эшчеләрне сайлау, логистика, хезмәт/ инженер, саклау, юридик, консалтинг, ИТ-хезмәт, территорияне чистарту, мусор чыгару.
Резидентлар турында мәгълүмат
МИЗ “Алабуга” Россия Федерациясендә иң зур икътисади зона булып тора. Компания-резидентлары проектларының гомумы кыйммәте 3 млрд. Доллардан артык тәшкил итә, алардан 1 млрд. доллар булдырылды.
Компания-резидентлар арасында Rockwool, Armstrong, Air Liquide, Preiss-Daimler, RRDonnelley, Saint-Gobain һәм башка халыкара брендлар бар.
Адрес
Татарстан Республикасы, Алабуга районы, www.alabuga.ru