Просмотрено
Месяц: Январь 2021

2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Татарстан президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы карары нигезендә Татарстаныбызда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге елны без зур өметләр, ныклы ышаныч белән каршы алабыз: туган телебезнең дәрәҗәсе үсәр һәм татарлар үз туган телендә күбрәк аралашыр, дип уйлыйбыз.
Әйдәгез, туган телебездә аралашып, сөйләшеп яшик!

Афәрин, укучылар!

Афәрин, укучылар!

2020-2021 нчы уку елында фән олимпиадаларының муниципаль турында мәктәбебезнең данын яклап 41 укучы катнашты. Шуларны 12се (16 урын) җиңүче исеменә лаек булды:
1. Баязитова Алия Дамир кызы — биология, литература, татар теленнән призер;
2. Гайнанова Айназ Руслан кызы — татар теле һәм әдәбиятыннан җиңүче;
3. Әглиуллина Алия Наил кызы — татар теле һәм әдәбиятыннан призер;
4. Васильева Ольга Андрей кызы — татар теленнән призер;
5. Мостафин Гадел Эдуард улы — физик культурадан призер;
6. Галиуллина Эльвина Фазыл кызы — татар әдәбиятыннан җиңүче;
7. Сәләхова Румия Илнар кызы — татар әдәбиятыннан призер;
8. Хәнипова Чулпан Фәрид кызы — татар теленнән призер;
9. Хәбибуллина Румия Рөстәм кызы — татар теленнән призер;
10. Сальманова Айгөл Радик кызы — татар теленнән призер;
11. Әминов Ринат Радик улы — татар теленнән призер;
12. Шәнгараева Азалия Рөстәм — татар теленнән призер.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Уңышлар телибез!