Беспилотник

Беспилотник

Татарстан галимнәре авыл хуҗалыгы өчен беспилотниклар (кешесез оча торган җайланма) уйлап тапкан. Әлеге җайланма ярдәмендә туфракның дымын, җирнең өлгерү-өлгермәвен белеп була. Шулай ук корткычларга каршы төрле химик матдәләр, агулар сибү функциясен дә башкаралар алар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә әлеге беспилотникларны күптән көтсәләр дә, аларның киң кулланылышка кайчан керүе әлегә билгесез.