Просмотрено
Месяц: Октябрь 2020

Уррра, каникуллар!

Уррра, каникуллар!

Уку елының беренче чиреге күз ачып йомганчы үтеп тә китте, алда — каникуллар! Без һәр укучыга, укытучыга шәп һәм файдалы яллар телибез! Яңа чиреккә яңа көчләр, яңа идеяләр, яңа белемнәр белән килик!

Безнекеләр 3 нче!

Безнекеләр 3 нче!

25 нче октябрьдә мәктәбебезнең «Кәрим һәм гарем» КВН командасы ярымфинал ярышларында катнашты. КВНчыларның чыгышлары бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Аларның чыгышларын жюри әгъзалары да югары бәяләде — «Кәрим һәм гарем» 3нче урынга лаек булды.
Без КВНчыларны котлыйбыз!
Финал ярышларында да уңышлар телибез!

Көзге блюз

Көзге блюз


Көз җиттеме, җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә.
13-14 нче октябрь көннәрендә мәктәбебездә «Көзге блюз» дип аталаган көзге уңыш күргәзмәсе үткәрелде. Укучылар, ата-аналар бергәләп көзге муллыктан тудырган композицияләрен тәкъдим иттеләр. Без күргәзмәдә катнашкан ата-аналарга, укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, укучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Янгыннан сак булыгыз!

Янгыннан сак булыгыз!

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында барлык сыйныфларда да «Янгыннан сак булыгыз!» дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга янгыннан саклану һәм сүндерү буенча практик күнекмәләр бирелде, квест-уеннар оештырылды. Шулай ук 23 нче Янгын сүндерү бүлегенең баш инженеры — Нәбиуллина Алсу Мирфаяз кызы — укучыларга эчтәлекле лекцияләр укыды, янгыннан саклану чараларын өйрәтте.

Бәйрәм белән, Укытучыларыбыз!

Бәйрәм белән, Укытучыларыбыз!

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез! Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт!
Укытучы — нинди бөек исем!
Рәхмәтле мин Сезгә гомергә.
Балалардан игелекләр күреп,
Насыйп булсын белем бирергә!