Просмотрено
Месяц: Ноябрь 2020

Янгыннан сак бул!

Янгыннан сак бул!


Көзге каникуллар тәмамланды, яңа чирекнең беренче атнасы башланды. Бу чирек бик кыска булса да, шактый җаваплы чирек — фән олимпиадаларының мәктәп туры, йомгаклау сочинениесе һ.б.
Уку белән бергә төрле афәтләрдән саклануны да онытырга ярамый! Бу атнада мәктәбебездә «Янгыннан сак бул!» акциясе оештырылды. Акция кысаларында төрле чаралар: сыйныф сәгатьләре, практик күнекмәләр, рәсем бәйгеләре, флешмоблар үткәрелде. Укучылар, сайт кулланучылары — барыбыз да — һәрдаим янгыннан саклану чараларын үтәп, сак булып яшик!

Яшәү — рәхәт, яшәү — ләззәт!

Яшәү — рәхәт, яшәү — ләззәт!


Каникул вакытында да мәктәбебездә укучылар өзелми: югары сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә, кечкенәләр мәктәп яны лагерында шөгыльләнә.
Лагерьга 1-4 нче сыйныфлардан 85 укучы йөри. Алар өчен һәркөн кызыклы программа: бәйгеләр, мастер-класслар, КВН, квест-уеннар, виртуаль очрашулар һәм башкалар оештырыла.