Казан кремле

Казан кремле

Үзенең күп гасырлы үсеше дәвамында берничә рәт тарихи этаплар кичергән Казан Кремле – уникаль архитектур комплексы, бүгенге көндә төрле цивилизацияләр һәм мәдәниятлар арасындагы нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне чагылдыручы объект. Казан Кремле шәһәр функциясен югалтмаган сәяси, административ һәм мәдәни үзәк булып тора.
Татарстан Республикасы Президентының 1994 ел Боерыгы буенча Казан Кремле комплексы нигезендә «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ачыла.
Казан Кремле – Татарстан һәм Россиянең төп туризм объектларының берсе генә түгел, 2000 елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү Казан Кремлен барлык дөнья халкы байлыгына әверелдерде.
2005 елның 24 июнендә барлык мөселман халкы өчен зур вакыйга булды – Кол Шәриф мәчете торгызылды. 2006 елның февралендә биредә Ислам мәдәнияты музее ачылды.
2005 елның 23 августында Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып “Эрмитаж-Казан” Үзәге ачылу барлык Идел буе төбәге өчен көтеп алынган зур вакыйгаларның берсе булды.
2008 елның августында Казан Кремле тарихы битләрендә яңа сәхифә ачыла – заманча информацион технологияләр кулланып төзелгән Татарстан табигате музее эшли башлый.
2009 елның октяберендә “Манеж” күргәзмәләр залы тамашачылар өчен ишекләрен ачты.
2014 елдан Казан Кремленда яңа – Пушечный двор музее эшли башлады.
2015 елда Благовещение соборы тарихы музее беренче күргәзмәсен ачты.