Әлфия Авзалова

Әлфия Авзалова

1933 нче елның 15 нче гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә анасы үлә. Атасы Бөек Ватан сугышыннан кайталмый. Анасының сеңлесе тәрбиясендә үсә.
Солистка буларак, 1952 нче елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 нче елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Әфзаловага беренче зур уңыш китерә.
Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.
Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Ә. Әфзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.
2017 нче елның 15 нче июнь иртәсендә мәшһүр җырчының вафаты турында билгеле булды. Әлфия ханымга 84 яшь иде.
Мактаулы исемнәре
Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 нчы елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.
Әлфия Әфзалова — Татарстан АССРның халык (1970), РСФСР атказанган артисткасы (1983). Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).