Илһам Шакиров

Илһам Шакиров

1935 нче елның 15 нче февралендә Татарстан АССР Ворошилов районының (1957 нче елдан Яңа Юл районы, 1959 нчы елдан Сарман районы, 1976 нчы елдан Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Туганнары: Гөлсем, Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Кыям. 1937 нче елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр. Ул 1940 нчы елда тоткынлыкта үлә.
Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый, ләкин, «дошман баласы» буларак аны Алабуга педагогия институтына укырга алмыйлар.
1954 нче елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3 нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр.
1960 нчы елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.
1960 нчы елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 нче елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 нче һәм 2005 нче елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.
1970 нче елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.
Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карады.
2019 нчы елның 16 нчы гыйнварында Казанда вафат. Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнде.