Исемең калсын… (Ф.Кәрим)

Исемең калсын… (Ф.Кәрим)

Сугыш җиле
Сугыш… Бу сүз кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш сигез елдан артык вакыт үтеп бара. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Шулай булса да, вакытның Бөек Ватан сугышын безнең хәтеребездән җуярлык көче юк. Киресенчә, бу героик һәм фаҗигале еллар ерагайган саен, совет кешеләренең батырлыгы тагын да яктырак булып күз алдына килә. 1945 елгы Җиңү Көне халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Тик шулай да, күпме еллар узса да, безнең хәтердә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт, соклану белән искә алына.
Бүгенге көндә сугышның ачысын-төчесен чын барлыгы белән шул чорда яшәп, сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән һәм кичергән Ф. Кәрим, М. Җәлил, А. Алиш, Х. Мөҗәй, Р. Саттар кебек бик күп язучыларыбызның әсәрләре аша гына беләбез. Ләкин шулар арасында шагыйрь һәм солдат вазыйфасын берьюлы башкарып, безгә, яшь буынга, кыйммәтле хәзинә тапшырып калдырган күренекле әдибебез бар. Әлеге язмам Фатих Кәрим турында.
Кеше язмышы… Кая гына илтеп ташламый да, нинди генә язмыш җилләре кочагына илтеп салмый язмыш. Фатих Кәримне дә тормыш бик күп сыный. Ләкин сынмыйча, сыгылмыйча, тормышка мәхәббәт белән ул тарихның “кара тапларын” бетерү өчен бар көчен куя. Сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык күрсәткән даһи шагыйрнең шигырьләре безне уйланырга, тормышның матурлыгын күрә белергә өйрәтә. Авторның сугыш елларының ачы фаҗигасын ачып бирә торган иң яхшы әсәрләренең берсе — “Гөлсем” поэмасы. Бу поэма фашистларның вәхшилеген һәм безнең ил кешесенең рухи яктан өстен булуын ача торган әсәр. Ф.Кәрим тарафыннан Гөлсем акыллы, физик яктан камил итеп сурәтләнә. Поэмада бирелгән озын толымы – милли күркәмлегенең аерылмас билгесе булып тора. Гөлсем сабый баласын өзелеп сөя, сугыштагы ирен сагына. Ләкин алар янәшәсендә фашист дигән ерткыч та бар. Бу поэманы укыган вакытта үземнең йөрәгемнән кан тамды: ничек итеп тере баланың тиресен алып, фашистка тегәргә була?! Ана йөрәге ничек чыдасын?! “Ярдәмгә” Гөлсемнең чәч толымы килә. Гөлсем киселгән чәч толымы белән фашист офицерын буып үтерә. Толым- җәза коралы ролендә була. Әлеге әсәрдә Ф.Кәрим нинди генә авыр хәлдә дә солдат хатынының югалып калмавын, батырларча көрәшүен күрсәтә. Әлеге әсәр белән мин горурланам!
Вакыйгалар аша кешенең эчке халәтен тулысынча ачып биреп, нечкә төсмерләр белән сурәтли алуы белән дә аерылып тора Ф.Кәрим иҗаты. Моңа дәлил булып авторның “Тимер һәм тимерче” балладасы тора. Вакыйгалар сугыш кырында алып барыла. Саттар исемле гади солдат (сугышка кадәр тимерче булып эшләгән егет), тимергә төренгән, яхшы бронялы немец танкы белән очрашып, бик каты бәрелештә җиңеп чыга. Бу әсәр безгә Саттарның нинди генә авыр хәлдә калуына карамастан, рух ныклыгын җыеп, туплап, үзенең эчке “курку”ларын онытып, якты киләчәк өчен көрәшүен исбатлый. Тормыштагы тимерче һөнәре Саттарны көчле булырга этәрә, немец танкын тар-мар итеп, шушы тимерләрдән ул халыкларга иксез-чиксез хәсрәтләр китерүче илбасарларның үзләрен авызлыкларга яраклы кораллар ясарга өметләнә. Әлбәттә, Җир йөзендә шушындый кыю егетләребез булганда гына, күгебез аяз, көннәребез тыныч була.
Фашист илбасарларын шагыйрь “сабыйларның яшен суыручы иң әшәке корт” дип атый. Һәм бик дөрес әйтә. Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим төшенчәсе дә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче — шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне — сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.

Валеева Әдилә Фәрит кызы — Әлмәт, Яңа Кәшер мәктәбе, 9 нчы сыйныф
Исемең кайтты туган илеңә

Матур җәйге иртә. Кошлар сайрый.
Кояш суза алтын нурларын.
Шундый рәхәт, күңел җырлый
Мактап илем таңнарын.

Тукта! Тукта!… Нинди афәт?
Асты өскә килде дөньяның.
Хәбәр иттеләр халкыма
Илгә дошман басып кергәнен.

Кара сөрем зәңгәр күктә,
һәркем зар елый илдә, Үз теләге белән яуга китте
Безнең Фатих Кәрим дә…

Фронтның алгы сызыгында
Көрәштең бит һәрвакыт.
Яраландың, куркып калмадың,
Һаман да алга бардың.

Каләмне дә корал иттең син,
Аны да җиктең көрәшкә,
Орден-медальләр балкыды
Синең горур күкрәктә.

Кайтам тиздән дигәндә,
Салкын җилле февральдә
Екты сине фашист пулясы,
Кайталмадың, калдың чит җирдә.

Үзең калсаң да чит җирдә,
Исемең кайтты туган илеңә.
Синең үлемсезлегең
Яшь буынның телендә.

Һәр яз саен, канат кагып,
Җиңү язын мактый сыерчык.
Мин дә аңа кушылам:
-Җирдә булсын һәрчак тынычлык!
Иванова Ләйсән Руслан кызы — Әлмәт, Сөләй мәктәбе, 7 нче сыйныф

Фатих Кәримгә
Тышта тамчы тама акрын гына
Карлар эри күзгә күренеп,
Яшәргә иде бу дөньяларда
Йолдыз булып, нурга күмелеп.

Фатих ага, синең гомер юлың
Тарихлардан укып ятларлык.
Иҗат җимешләрең, батырлыгың
Үрнәк өлге итеп куярлык.

Горур яңгырап, бөек исемең калды,
Калды шигырьләрең, җырларың.
Болытлар арасыннан чыккан кояш сыман,
Укып туймас поэмаларың.

“Кыңгыраулы яшел гармун” моңнарына
Сыйдыргансың барын: сагыну, сөюне
Госпитальдә яткан егетләрнең
Йөрәк серен, җиңү өчен янып-көюне.

Сезнең кебек батыр көрәшчеләр
Алып килде җиңү таңнарын,
Безнең йөрәкләрдә яшисез Сез
Илебезнең батыр уллары!
Шамсиева Эрика Шамил кызы — Әлмәт, Яңа Кәшер санатор мәктәп-интернаты, 9 нчы сыйныф

Герой шагыйрь — Фатих Кәрим!
Ватанпәрвәр ир булган!
Безнең өчен бик зур үрнәк —
Көч-илһам ала торган!

Иҗатында күпме көч һәм
Өмет, ышаныч аның,
Иле өчен яну-көю,
Бөеклеге Ватанның.

Укыганда шагыйрь белән
Янасың да, көясең…
Ятимлекнең, тоткынлыкның
Яманлыгын беләсең.

Иҗади мирасың безгә
Бик кадерле, сакларбыз!
Бездән соңгы буыннарга
Тапшырып калдырырбыз!
Хасанов Камл Алмаз улы — Казан, 184 нче мәктәп, 2 нче сыйныф

Фатих Кәрим безнең күңелләргә уелган
Халкыбызның һәм аның Кораллы көчләренең сугыш елларындагы батырлыклары , патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүнең бетмәс чыганагы булды һәм булып кала. Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен корбан булган батыр милләттәшләребезнең якты истәлеген хәтердә яңартканда, Фатих Кәрим шәхесе үзенең аеруча үзенчәлекле булуы белән игътибарны ныграк җәлеп итә. Халкыбыз аның белән горурлана, сугыш шартларындагы иҗади эшчәнлегенә соклана, Туган иленә, сөйгән халкына булган чиксез мәхәббәте алдында баш ия.
Шагыйрь-язучы Фатих Кәримнең якты истәлеге мине дулкынландырд. Ул Кенигсберг янында немец — фашист илбасарлары белән сугышларда 37, 8 биеклекне саклаганда батырларча һәлак була, аңа нибары 36 яшь була. Һәр вакыт үз геройларын тудыра. Алар күктә якты йолдызлар белән янып торалар, һәм аларның яктысы безгә рухи яктан көчле, нык, чыдамлы, нык һәм батыр булырга ярдәм итә.
Ф. Кәримнең сугыш елларындагы иҗаты тулысынча патриотизм рухы белән сугарылган, ил азатлыгы өчен көрәшкә багышланган. Шушы рух һәм көрәшне тулырак чагылдыру өчен, әдип әдәбиятның төрле формаларына мөрәҗәгать итә. “Ант”, “Ватаным өчен”, “Сибәли дә сибәли”, “Кайгы” , “Үлем уены” һәм башка шигырьләре моның ачык мисалы.
Ф. Кәримнең “Ант” шигырендә Бөек Ватан сугышының беренче айлары татар поэзиясендә ике иң таралган мотив – ант һәм озату мотивлары үзәккә куела. Шигырьне “Юлбасарлар таптый җиребезне…” юллары белән башлап китә. Бу фраза фашистларга карата тискәре мөнәсәбәтне белдерә. Сугышчының антын белдергән сүзләрдә ир-егетнең үз алдында торган сынауның җитдилеген, җаваплылыкның зурлыгын тоюын, аның рухи ныклыгын, җиңүгә ышанычын, дошманга ачуын белдерү максатыннан вәгъдә сүзләре отышлы. Фатих Кәрим үз хис-кичерешләрен язган.
Фатих Кәримнең “Үлем уены” поэмасы – сугыш чоры поэзиясенең иң матур үрнәкләренең берсе – нәни солдатның язмышын сурәтләүдә музыкальлеге, ритмик яңгырашы белән кызыклы. Әсәр дәвамында Әхтәм психологиясенең төрле яклары ачылганнан ачыла бара: батыр, шаян, шук, хәтта үзенчә хәйләкәр дә. Немец снайперы белән алышка чыгудан да курыкмый. Ф.Кәрим балаларга аңлаешлы гади күренешләрне тасвирларга, фикерләрен шулар аша бирергә тырыша.
Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышындагы әсәрләренең кайсысын гына алып карасак та, алар зур тәрбияви көчкә ия. “…Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Җырларымның ялкннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясый… Хәзер Ләйлә “Минем әти фронтта” дигән шигырен күкрәк киереп укысын иде. Әтисе аның фронтта, хәрәкәт итүче армиядә”, — дип яза ул үзенең бер хатында. Фатих Кәримнең татар әдәбияте тарихында кабатланмас үз урыны бар. Әсәрләре бүген дә укучылар тарафыннан яратп укыла, ятлана икән, димәк, бу иҗат әле күпләрне кызыксындыра, димәк, автор әле дә күнелләрдә яши.
Үзенең кыска гомерендә Фатих Кәрим бүгенге көнгә кадәр укыла торган шигырьләр иҗат итәргә өлгерә. Ул бик күп матур рифмалар һәм күнелдән ургылып чыккан хисле юллар язган. Аның шигырьләрен гади һәм эчкерсез дип атап була. Шагыйрь фронтта булганда берничә җыентыгын бастыра. Ул үз Ватанын бик яраткан дип әйтергә телим. Нәкъ менә шуңа күрә, аны яклау турында сорау тугач, Фатих, уйламыйча, ярдәм итәр өчен барысын да ташлап китә. Башкалар Ватанны саклаганда ул читтә тора алмаган. Кенигсберг янында (хәзерге Калининград өлкәсенең Победа бистәсе) хәрби биремне үтәгәндә лаеклы һәм намуслы һәлак була.
Фатих Кәрим талантлы шагыйрь, чын мәгънәсендә герой шәхес булган. Сугыш алдыннан ул үзендә канлы репрессияләрнең коточкыч фаҗигасен кичерә. Аны кулга алалар, һәм, аны сындырырга тырышсалар да, ул бирешми. 1941 елда штраф батальоны белән бергә фронтка китә. Үз батырлыклары өчен ике орден һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Җиңүгә аз гына калган көннәрдә, батыр шагыйрь- командир вафат була.
Батыр солдат,син безнең арада мәңге яшәрсен, шундый Командир белән мин утка да, суга да барыр идем.
Шулкадәр еллар узгач та, без, хәзерге буын, бу Бөек җиңүне – Бөек Ватан сугышында Җиңүне истә тотарга тиешбез. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган! Бу тема, һичшиксез, һәрвакыт актуаль булачак. Ерткыч фашистлар белән изге сугыштагы Җиңү — берәүләрнең тормышы, кайберәүләрнең чамадан тыш авырлыклары һәм җиңү бәрабәренә башларын салып яуланган. Бөек Ватан сугышы халкыбызны берләштерде, уртак йортта яшәргә өйрәтте. Корбаннарны искә алу, үз файдабыз һәм киләчәк буыннарның якты язмышы өчен без бу Бөек Җиңүне беркайчан онытырга тиеш түгел.
Шумкова Виктория Александр кызы — Әлмәт, 15 нче мәктәп, 9 нчы сыйныф

«Ант» шигырен укыганда
Шагыйрь белән сөйләштем…
Кулындагы мылтыгында
Ачы күз яшен күрдем!

Мин кызгандым шагыйрьне дә
Сабыйны да кызгандым.
Башка булмасын сугышлар,
Сакла безне, Ходаем!

Батыр ир яше түгел ул,
Сабый бала күз яше!
Коралланган шагыйрь менә
Шулар хакына көрәште,

Мылтык белән дә көрәште,
Шигырьләре белән дә —
Ватанпарвәрлек үрнәге
Безнең һәрберебезгә!
Миннигалеева Энже Ренат кызы — Казан, 91 нче мәктәп, 4 нче сыйныф

Фатих Кәрим иҗатында
Нинди генә хисләр юк…
Шигъри юллар тезмәсендә
Нинди генә төсләр юк:

Сагышы, сагынуы да,
Ярсулар һәм кабыну…
Үз илеңә, үз телеңә,
Газиз халкың, Ватаныңа
Ил сөяр егет булу!

Дим буеннан искән җилдә
Ятимлекнең ачысы.
Төрмә диварына баккан
Тоткынның күз карашы…

Көрәшүдә узган гомерең,
Шагыйрь, рухың нык булган!
Калдырган мирасың — кыйммәт
Мәңге югалмый торган!
Кутузов Альмир Наильевич — Казан, 91 нче мәктәп, 3 нче сыйныф