Просмотрено
Месяц: Апрель 2023

«Батырлар эзеннән» бәйгесе нәтиҗәләре

«Батырлар эзеннән» бәйгесе нәтиҗәләре

Батырлар эзеннән бәйгесе нәтиҗәләреХәерле көн! Сабыр гына бәйге нәтиҗәләрен көтүегез өчен рәхмәт! Мәртәбәле жюри эшләрне карап чыкты, җиңүче һәм призерларны билгеләде (исемлек белән биредә таныша аласыз).
Җиңүче һәм призерларны 12 нче май сәгать 10.00 лицеебызда бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!
Батырлар эзеннән бәйгесе нәтиҗәләре

Бәйгегә эшләр кабул итү тәмам

Бәйгегә эшләр кабул итү тәмам

III Республикакүләм «Батырлар эзеннән» бәйгесенә 253 эш кабул ителде. Бүгеннән мәртәбәле жюри бәяләү буенча үз эшен башлыячак. Аларга быел шактый авыр булачак, бәйгегә килгән эшләрнең сыйфаты елдан-ел яхшыра. Әлбәттә, без моңа бик тә куанабыз! Тиздән җиңүчеләр дә билгеле булачак. Әз генә сабырлык, барыгызга да уңышлар!