Минем яратам сине, Татарстан!

Минем яратам сине, Татарстан!

Биредә «Мин яратам сине, Татарстан!» бәйгесенә килгән эшләр тәкъдир ителә!
* * *


Мин үземнең авылымны бик яратам. Авылымда биек таулар, чилтерәп аккан чишмәләр, урманнар бар. Туган җирем көннән-көн үсә, зурая. Авылымда төрле матур җирләр бар: «Нури бабай чишмәсе», музей, футбол стадионы, Спорткомлекс һәм башкалар. Иң яраткан җир ул «Укытучылар аллеясы». Аллея 2019нчы елның 5 октябрендә ачылды. Әлеге аллея мәктәп кырыенда урнашкан. Бу паркта укытучыларга һәйкәл куелды һәм алма агачлары утыртылды. Парк кырыенда балаларга площадка төзелгән. Паркта утырып ял итәргә мөмкин. Мин авылым белән горурланам.
ГАЙНАНОВА АЙНАЗ
* * *

Халык телендә бу урынны — «Таң каршылау урыны» диләр. Монда саф һава, бик матур табигать! Бирегә килсәң, онытылып ял итәсең. Туган төбәгем — Түбән Мактамам — моннан уч төбендәгедәй күренеп тора.
ЛАТЫПОВА АЗАЛИЯ
* * *


Татарстанда бик күп матур урыннар бар. Минем өчен иң матур урын — Сәвәләй тавы. Ул Яңа Нәдер авылы янында урнашкан. Шул таудан тирә-юньгә бик матур күренеш ачыла. Без дусларым белән бу тауда таң каршыладык. Бу мизгел иң күңелле хатирәләрнең берсе булды.
НӘБИУЛЛИНА ЗӘЛИЯ
* * *

Минем туган җирем — Түбән Мактама бистәсе. Биредә матур урыннар искиткеч күп, ә иң яраткан урыным — Шарлавык. Кечкенә вакытымнан ук без бирегә гаиләбез белән ял итәргә киләбез, дусларым белән су коенабыз. Биредә шундый рәхәт: саф һава, яшеллек, кошлар тавышы!
ХАРИСОВА ДАНИЯ
* * *

Мин Яңа Нәдер авылында яшим. Безнең елгалар, таулар, урманнар, чишмәләр искиткеч матур! Ә иң яраткан урыным — Зәй елгасы! Авылның нәкъ уртасыннан Зәйелгасы ага, тирә-ягында таллар, өянкеләр, җәй көне кошлар сайравы, кыш көне кышкы хозурлык… Шәп!
КОРОЛЕВА ДИАНА
* * *