Просмотрено
Месяц: Ноябрь 2022

Чәйгә көтәбез!

Чәйгә көтәбез!

Хәерле көн! Бүген, 24.11.2022., безнең кебек чәй эчәргә, татарча аралашырга һәм башны эшләтергә яратучыларны 17.оо да «Татар чәе»нә көтәбез! Очрашу урыны — Әлмәт шәһәре, Р.Фәхреддин урамы, 67 нче йорт, 206 нчы кабинет. Үзегез белән күркәм холык, яхшы кәеф ала килегез!

«Татар чәе»ннән күчтәнәч

«Татар чәе»ннән күчтәнәч

татар чәе
«Татар чәе» бик шәп узды! Без — татарлар — чәй эчәргә бик яратабыз: сөтләп, мәтрүшкәләп һәм тәмле-тәмле телеңне йотарлык ризыклар белән. Күмәк чәебездә без кыстыбый турында бик күп мәгълүмат белдек: иң ур кыстыбыйны башкортлар пешергән, аны Гиннес рекордлар китабына да керткәннәр, кыстыбый кыстыру сүзеннән ясалган, кыстыбый татарларның гына түгел, башкорт, чувашларның да милли ризыгы икән! Кыскасы, рәхәтләнеп чәй эчтек, кайнар кыстыбый белән сыйландык, татарча сөйләштек, «Кыстыбый турында иң күп белүче» исеменә лаек булдык.

«Татар чәе»ндә Кыстыбый көне!

«Татар чәе»ндә Кыстыбый көне!

Иртәгә, 17.11.2022, «Татар чәе»ндә Кыстыбый көне! Татар чәе белән кайнар кыстыбыйдан авыз итәргә 206 кабинетка сәгать 17.00 га рәхим итегез! Үзегез белән яхшы кәеф, ачык йөз һәм «татлы» телегезне онытмагыз!

Игътибар, бәйге!

Игътибар, бәйге!

«Татар чәе» проекты кысаларында һәр атна бәйге игълан итәргә булдык. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала (элемтә буенча Сез безгә үзегезнең бәйге эшләрен юллый аласыз). Бу атна биреме — татар чәе турында дүртъюллык шигырь иҗат итү. Җиңүчене чәйгә татлы ризык көтә! Ашык, катнаш, татлы бүләк нәкъ синеке була!