Кырлай — Г.Тукай музее

Кырлай — Г.Тукай музее

Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (рус. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая) — Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан дәүләт (РФ) бюджетындагы мәдәният оешмасы (музей-комплекс). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 1886-1913) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.
Музей 1960нчы елларның икенче яртысында җәмәгатьчелек башлангычында эшли. Беренче экспозиция авыл китапханәсе бинасында төзелә. Нигез салучылар — Хөснурый Хәбри кызы Хәбриева (1901-1967), Азия Нурулла кызы Шакирова. 1971 елдан — «дәүләт музее» статусында. 1976 нчы елның 26 нчы апрелендә яңа экспозиция ачыла. 1976-1979 нчы елларда, Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, сынчы Бакый Урманче проекты буенча нарат бүрәнәләрдән ике катлы яңа бина төзелә. 1979 нчы елда Тукай яшәгән йорт, аны уллыкка алган Сәгъди Сәлихов утары (Сәгъди йорты) яңартыла. 2007 нче елдан — ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль мәдәният оешмасы.
Экспозицияләр ике агач бинада урнашкан: шагыйрьнең балачагы узган Сәгъди абзый йортында мемориаль-көнкүреш экспозициясе, музей өчен 1976-1979 нчы елларда махсус төзелгән ике катлы бинада әдәбият-сәнгать экспозициясе. Музей чикләре тимер рәшәткә белән уратып алынган.