Казан университеты

Казан университеты

Казан (Идел буе) федераль университеты (урыс. Казанский (Приволжский) федеральный университет, КФУ) — Казан шәһәренең югары уку йорты. Русиянең иң борынгы университетларының берсе. 1925 елдан 2009 елга кадәр В. И. Ленинның исемен йөртә. 2009 елның 21 октябрендә Русия президенты фәрманы буенча Казан Дәүләт Университеты нигезендә — Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла.
КФУ эченә Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм ТР Президенты буендагы дәүләт һәм муниципаль хезмәте академиясе кертелә. Реорганизация нәтиҗәсендә, элекке КДУның факультетларының бәгъзеләре институт статусын ала, кайберәүләте кушылган ЮУЙлары белән берләштерелә.
Русия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектлары җыентыгына кертелгән. Университет, Астрономия, Лобачевский һәм Профессор Нужин урамнары арасындагы кварталын биләп торучы Казан университетының мигъмари ансамбле Русиянең тарихи-мәдәни, шәһәр төзү һәм мигъмари һәйкәле, Казанның истәлекле урыны булып санала.