Минтимер Шәймиев

Минтимер Шәймиев

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 нче елның 20 нче гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).
1954 нче елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
• 1969-1983 нче елларда — ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
• 1983 елда — ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
• 1983-1985 елларда — СБКФның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
• 1985-1989 нче елларда — ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.
• 1989-1990 нче елларда — СБКФнең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
• 1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 нче елның 12 нче июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 нчы елның 24 нче мартында һәм 2001 нче елның 25 нче мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994-2001 нче елларда Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.
2005 нче елның 25 нче мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 нче елның 1 нче декабреннән «Бердәм Русия» партиясенең Югары Советы рәистәше.
Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 нче елның 25 нче мартында бетте.
2010 нчы елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 нчы елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Русиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Русия тарих җәмгыяте әгъзасы.