Туфан Миңнуллин

Туфан Миңнуллин

Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 нче елның 25 нче августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 нче елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы-счетовод, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхозрабкоопта баш бухгалтер булып эшли. 1956-1961 нче елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераздан ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964-1967 нче елларда Т. Миңнуллин — Казан телестудиясендә өлкән редактор, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 нче елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә.
1975-1977 нче елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Т. Миңнуллин — 1971 нче елдан КПСС члены.
Т. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә. 1962 нче елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм, тамашычылар-ның игътибарын казанып, театр җәмәгатьчелегендә һәм тәнкыйтьтә уңай бәя ала. 1967-1969 нче елларда Әлмәт дәүләт драма театрында — «Күрше кызы», Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т. Миңнуллин тәнкыйтьтә үзенчәлекле драматург буларак телгә алына башлый. Татарстан китап нәшрияты 1965-1970 еллар арасында аның пьесалары, юмористик хикәяләре һәм новеллалары тупланган биш җыентыгын бастырып чыгара.
Җитмешенче еллар — Т. Миңнуллин художник-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм индивидуаль сыйфатларга байый бару чоры дияргә мөмкин. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак илтеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970-1983 нчееллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1972; «Ир-егетләр», 1971; «Канкай угылы Бәхтияр», 1974; «Әлдермештән Әлмәндәр», 1976; «Дуслар җыелган җирдә», 1977; «Адәм баласына ял кирәк», 1979; «Моңлы бер җыр», 1981; «Монда тудык, монда үстек», 1982; «Әниләр һәм бәбиләр», 1983),. Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1971; «Ай булмаса, йолдыз бар», 1977; «Яшьлегем — җүләрлегем», 1978; «Бәйләнчек», 1982), Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш», 1973; «Уйланыр чак», 1973; «Китәр юлың еракмы?», 1975; «Ак тәүбә, кара тәүбә», 1976; «Кырларым-тугайларым», 1978) пьесасының премьерасы була. Бу спектакльләр һәммәсе дә диярлек тамашачыда зур кызыксыну уята, озак еллар буе сәхнәдән төшмичә уйнала килә.
Т. Миңнуллин пьесаларының уңышы, иң беренче нәүбәттә, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, зларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы философик категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.
Т. Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларыннан берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагстанда С. Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә. Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде. Илебез театрларының Т. Миңнуллин драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.
Т. Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 нче елда Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы артист Шәүкәт Биктимеров белән бергә, 1979 елда РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа Татарстан АССРның (1978) һәм РСФСРның (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде, 1984 нче елда исә ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Т. Миңнуллин әдәби иҗатын иҗтимагый-политик эшчәнлек белән бәйләп бара. Ул берничә ел Татарстан Язучылар союзының партия оешмасына җитәкчелек итте, 1984 елда Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайланды.Татарстан язучыларының X съездында (май, 1984) Т. Миңнуллин союз идарәсенең председателе итеп сайлана.
Т. Миңнуллин – 1969 нчы елдан СССР Язучылар союзы члены.
Күренекле драматург Т.Миңнуллин 2012 нче елның 2 нче маенда Казан шәһәрендә вафат булды.