Просмотрено
Месяц: Май 2023

Ел уңышы — Успех года

Ел уңышы — Успех года

Тагын бер уку елы артта калды. Бүген еллык уңышларыбызны бергә туплап, нәтиҗә чыгару көне — «Ел уңышы» (Успех года) тантанасы. Әлмәт-Алмет үзәгендә иң-иңнәрне — олимпиада җиңүчеләрен, уку алдынгыларын, спорт ярышларының беренчеләрен, һөнәри бәйге осталарын бүләклибез. Лицеебызның алтын, көмеш, бронза медаль ияләрен беләбез. Бу бүләккә ия булу — җиңел эш түгел, ел буена җиң сызганып укыйсы, белем өлкәсендә генә түгел, спортта,җыр-бию, сыйныфтан тыш чараларда активлык күрсәтү кирәк ич. Һәрбер укучыны, һәр уңышның артында торучы остазларыбыз, әти-әниләребезне ихластан котлыйбыз!

Батырлар эзеннән — бүләкләү тантанасы

Батырлар эзеннән — бүләкләү тантанасы

Бүген Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатында III Республикакүләм «Батырлар эзеннән» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Тантанага Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре — жюри рәисе Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, Республикабызның төрле төбәкләре — Казан, Биектау, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Лениногорскйи һ.б. шәһәр һәм авылларыннан бәйгенең җиңүчеләре килде. Тантанага килүчеләрнең һәрбарчасына олы рәхмәтебезне җиткерәбез, җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Биредә катнашучылар сертификатын йөкли аласыз.

12 нче май — Бүләкләү тантанасына көтәбез

12 нче май — Бүләкләү тантанасына көтәбез

Хәерле көн, хөрмәтле сайт кунаклары! 12 нче май көнне Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре 1 нче лицей-интернатында (Әлмәт, Р.Фәхреддин урамы, 67 нче йорт) «Батырлар эзеннән» бәйгесенең Бүләкләү тантанасына көтеп калабыз. Тантанада ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, Әлмәт мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм без — катнашучылар булачакбыз. Тандана сәгать 10.00 башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез!