Просмотрено
Месяц: Октябрь 2021

Без президентлы булдык!

Без президентлы булдык!

15 нче октябрьдә лицеебыз үзидарәсенә Президент сайлау кампаниясе башланып киткән иде. 2021-2022 нче уку елында әлеге вазыйфага өч кандидат — Марсель Хуҗин (11 кл.), Искәндәр Нигъмәтуллин (9 кл.) һәм Радмир Латыйпов (10 кл.) — дәгъва кылды. 19 нчы октябрьдә 8-11 нче сыйныф укучылары катнашында дебатлар оештырылды: кандидатлар үз программалары, максат-бурычлары белән таныштырды, укучылар һәм укытучыларның сорауларына җавап бирде. 21 нче октябрь көнне кандидатлар өчен тавыш бирү оештырылды. тавыш бирү нәтиҗәләре:
Марсель Хуҗин -58%
Искәндәр Нигъмәтуллин — 24%
Радмир Латыйпов — 18%.
Бүген, 25 нче октябрь көнне, яңа сайланган Президентыбыз — Марсель Хуҗин — үз вәкаләтләрен кабул итте.

Без — беренче!

Без — беренче!

Сегодня в стенах МАОУ «Лицей-интернат№1» прошла республиканская математическая игра — Гексаматика. Ученики 4-х и 5-х классов из Казани, Нижнекамска, Альметьевска и Бугульмы соревновались между собой в умении быстро решать задачи.
В параллели 4-х классов участвовало 14 команд из г.Альметьевска и АМР РТ.
Первое место завоевала команда «ПятьПять» 25 школы, набрав 52 балла.
Второе место завоевала команда «Феникс» 7 школы, набрав 26 баллов.
Третье место получила команда «Мыслители» лицея №2, набрав 18 баллов.
В параллели 5-х классов участвовало 24 команды из г. Альметьевска и АМР РТ.
Первое место разделили между собой две команды: «Формула успеха» из лицея №2 и «Команда-А» ученики нашего лицея.
Второе место досталось команде «Альфа» из 10 школы.
Третье место заняла команда «Гимназическая» из гимназии №1 имени Р.Фахреддина.

23 нче октябрь көнне лицеебызда “Гексаматика” математик уены узды. Әлеге уенда Республикабызның төрле шәһәрләреннән – Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт – 4 нче, 5 нче сыйныф укучылары математик биремнәрне тизрәк, беренчерәк чишү буенча көч сынашты. Әлеге чарада Әлмәт шәһәре һәм районы буенча 4 нче сыйныфлар арасында 14 команда, 5 нче сыйныфлар арасында 24 команда катнашты. Лицеебызның 5 нче сыйныф укучылары командасы 2 нче лицей укучылары белән 1 нче урынны бүлеште. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Һәрчак шундый зирәк, тапкыр, җитез булып калыгыз!