Просмотрено
Месяц: Октябрь 2025

«Татар чәе»нә рәхим итегез!

«Татар чәе»нә рәхим итегез!

Ниһаять, «Татар чәе» проектын быелгы уку елында да башлап җибәрәбез. Әгәр милли ризыкларыбызны пешерергә өйрәнәсең һәм алар турында кызыклы мәгълүматлар беләсең килсә, уен, Аулак өйләр яратсаң, безгә кушыл! Бергәләп әзерлик, бергәләп уйный, бергәләп туган телебездә сөйләшик, бергәләп чәй эчик!
Өстәлләрдә самавыры,
Сөтле чәе янында.
Татар чәйсез, чәй татарсыз
Яши алмый бер көн дә.

Халыклар бердәмлеге көне

Халыклар бердәмлеге көне

Кадерле укучылар, укытучылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз! Бергә дус, тату яшәргә чакырабыз.
Һәрвакыт бердәм булыйк, бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик!
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без — көчле халык. Иң мөһиме — кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.