Әсгать Галимҗанов

Әсгать Галимҗанов

Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 нчы елның 2 нче мартында Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Казанның колхоз базарында гап-гади олаучы булып эшләүче Әсгать ага, үзенең сараенда терлек асрап, аларны саткан акчага балалар йортларына 75 автобус бүләк иткән, башка бик күп игелекләр кылган изге күңелле кеше иде.
Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге дәүләт бүләкләре – “Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденнары, Л.Толстойның “Балаларны яклау эшенә керткән өлеше өчен” алтын медале, “Казанның мактаулы гражданины” исеме белән бүләкләнде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде.
Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 2016 нчы елның 3 нче гыйнварында Казан шәһәрендә вафат булды.