Иннополис

Иннополис

Иннополис – Татарстанның иң яшь, иң заманча шәһәре. Шәһәр нигезенә капсула 2012 нче елның 9 нчы июнендә Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов тарафыннан салына. Өч елдан соң, 2015 нче елның 9 нчы июнендә, рәсми рәвештә яңа шәһәр тормышына старт бирелә. Иннополисның иннтеллектуаль үзәген Россиянең яңа югары уку йорты — Иннополис университеты – били, биредә ИТ-белем һәм фәнни ачышлар үткәрелә.
Шәһәрдә һәркөн 3500 кеше була, 150 компания теркәлгән; заманча йортлар, Иннополис лицее, мәктәп һәм кибетләр, ял урыннары эшли.