Марсель Сәлимҗанов

Марсель Сәлимҗанов

Марсель Сәлимҗанов 1934 нче елның 7 нче ноябрендә Казан шәһәрендә актерлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, соңыннан, әти-әниләре, дусларының йогынтысы астында А.В.Луначарский исемендәге дәүләт институтына режиссерлар әзерли торган факультетка укырга керә. 1962 нче елда институтны тәмамлап Казанга кайта һәм ТЮЗның режиссеры итеп билгеләнә. 1966 нчы елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазифасын башкара башлый. Шул ук елдан Казан театр училищесында укытырга тотына, 1992 нче елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында профессор исемен ала. 2001 нче елда аны Татарстан Республикасы Фән Академиясенең әгъзасы итеп сайлана.
М. Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милләт драматургиясенең үсеше белән нык бәйләнештә. Режиссер, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.
Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, М.Сәлимҗановка СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре исемнәренә, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләренә, «Алтын битлек» премиясенә лаек була.
Марсель Сәлимҗанов 2002 нче елның 26 нчы мартында вафат була.