Просмотрено
Месяц: Март 2021

Бәйгегә эшләр килә

Бәйгегә эшләр килә


Бу араларда «Батырлар эзеннән» республикакүләм Интернет-конкурсына эшләр кабул итү белән мәшгульбез. Эшләр бигрәк тә «Моабит дәфтәрләре»нең битләре» һәм «Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятарлык!» юнәлешләренә килә. Әлегә «Салют сиңа, Муса Җәлил!» юнәлешенә бер эш тә юк, әмма без якын арада әлеге юнәлешкә дә матур-матур эшләр кабул итәрбез, дип уйлыйбыз. Сезгә уңышлар телибез һәм активлык сорыйбыз!

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме

Әлифба – тормышта
Беренче баскычым.
Син – белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Бүген Түбән Мактама 1 нче гомуми белем бирү мәктәбендә һәр кешенең күңелендә уелып кала торган чара – Әлифба бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә беренчеләрне (1а, 1б, 1в сыйныфлары) котларга әти-әниләр килгән иде. Укучылар беренче китап турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Аларны котлап, башка сыйныф укучылары да чыгыш ясады. Ахырдан 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.

Балык Бистәләре — беренче!

Балык Бистәләре — беренче!

«Батырлар эзеннән» республикакүләм интернет-бәйгесенә беренче эшләрне кабул итеп алдык. Алар — Балык Бистәсеннән — Гайнуллина Алия Илнар кызы, Гайнуллина Гөлия Илнар кызы, Миннахметова Диләрә Фидаил кызы, Захарова Анастасия Александр кызы. Кызларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

8 нче март — Халыкара хатын-кызлар көне

8 нче март — Халыкара хатын-кызлар көне

Кадерле әниләребез, әбиләребез, укытучыларыбыз, апаларыбыз, сеңелләребез! Сезне язның иң беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Һәрчак шулай сөйкемле, яз кояшы кебек ягымлы булып калыгыз! Без Сезне яратабыз, хөрмәт итәбез!
Март аенда, кар өстендә,
Кояш нурлар уята —
Яз килә каршы алыгыз
Дигән хәбәр тарата.

без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме —
Әниләр, әби-апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме!

Җыр һәм строй смотры

Җыр һәм строй смотры

3 нче март көнне мәктәбебездә Муса Җәлил истәлегенә багышланган Җыр һәм строй смотры үтте. Әлеге чарада 8-11 нче сыйныф укучылары һәм хәрби кунаклар чакырылган иде. Әфган сугышы ветераны — Даишев Инсаф Мисхәт улы; Түбән Мактама бистәсе башлыгы, 2 нче дәрәҗә Батырлык ордены иясе — Бәдретдинов Рамил Әкрәм улы һ.б. катнашты.
Укучыларыбыз әлеге смотрда үз осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте: 1 нче урынга 11 нче сыйныф укучылары, 2 нче урынга 8б сыйныфы укучысы, ә 3 нче урынга 10 нчы сыйныф укучылары лаек булды. Без барлык җиңүчеләрне, катнашучыларны котлыйбыз! Ватаныбызны яратып, горурланып яшәргә өндибез!