КамАЗ

КамАЗ

Кама автомобиль заводы — зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие, хәзерге вакытта «Ростех» дәүләт берләшмәсенә керә. «КамАЗ» Татарстанда иң егәрле сәнәгать берләшмәсе булып санала. Русия Федерациясендә иң эре автомобиль корпорациясе. «КамАЗ» — Советлар Берлегендә беренче акционерлык җәмгыяте (1990). «КамАЗ» ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында «Туймазы автобетоновоз заводы», «НефАЗ» (Нефтекама шәһәре) һәм «Автоприцеп-КАМАЗ» (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар.
«КамАЗ» 1969 елда зур йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы («КамАЗ» җитештерү берләшмәсе) буларак барлыкка килде. Предприятие үзенең тарихын 1969 елның 14 декабреннән — беренче җитештерү объекты төзеләчәк урында нигез чокыры казый башлаган көннән исәпли.
Беренче КамАЗ автомобильләре 1976 елның 16 февралендә җитештерелде. Шуннан соңгы 41 ел эчендә (2017 ел азагына кадәр) предприятиедә 2 237 364 йөк автомобиле һәм 2,8 миллионнан артык йөрткеч эшләнгән. Русия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә тулы массасы 14-40 тонна булган һәр өч автомобильнең берсе — КамАЗ. КамАЗлар дөньяның 80ләп илендә эшли.
Зур йөк автомобильләре җитештерү күләме буенча «КамАЗ» дөньяда унберенче урынны, ә дизель йөрткечләр буенча сигезенче урынны алып тора.
Бүгенге көндә «КамАЗ»да 40 төрдәге йөк машинасы һәм аларның 1500ләп комплектациясе (шул исәптән, руле уң якта булганнары да), тагылма техника, автобуслар, йөрткеч һәм энергия бирү агрегатлары, инструмент һәм җиһазлар җитештерелә. Концернның бердәм комплексына уйлап табу, җитештерү, автомобиль техникасы һәм автокомпонентлар җыю, шулай ук әзер продукцияне сату буенча 13 эре махсуслашкан бүлекчә керә.
2017 елда фәнни тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм төп җиһазларны заманчалаштыру эшләре үткәрү өчен 14 260 млн. сум акча тотылды. ягъни «КАМАЗ» ААҖ тулаем кеременең 9,1 проценты. Болар — автомобиль компаниясе тарихында шул юнәлештәге иң зур күрсәткечләр.