Просмотрено
Месяц: Май 2020

Мин яратам сине, Татарстан!

Мин яратам сине, Татарстан!


Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Мин яратам сине, Татарстан!» дип аталган бәйге игълан итәбез! Бәйгенең шартлары:
Үткәрү вакыты: 27.05.2020. — 31.12.2020.
Катнашучылар: бәйгедә 7 яшьтән алып 18 яшькәчә булган мәктәп укучылары катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен Татарстаныбызның иң матур урынын фотога төшереп (шәһәр, авыл, тау, урман һ.б.), ул урын турында 5-7 җөмләдән торган мәгълүматны ajgul-f@mail.ru адресына юлларга. Уңышлар! Сездән бәйгегә эшләр көтеп калабыз.

Татарстан АССР оешуга 100 ел

Татарстан АССР оешуга 100 ел


Бүген безнең өчен олы бәйрәм — Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуына 100 ел! Нәкъ 100 ел элек, ягъни 1920 нче елның 27 нче маенда Татар АССР төзелүе турындагы декретка кул куела.

Нәтиҗәләр билгеле! Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Нәтиҗәләр билгеле! Җиңүчеләрне котлыйбыз!

“Тукай язы ” Интернет-бәйгесе нәтиҗәләре белән танышыгыз!

“Тукай иҗаты рәсемнәрдә яшәрә” номинациясе:
(1-4 нче сыйныфлар)

1 урын — Галиева Азалия (Чупай филиалы мәктәбе), Рыбкин Данил (Түбән Мактама 1нче мәктәбе),
2 урын — Гәрәев Гадел (Колшәрип урта мәктәбе), Яруллина Ләйлә (Кичүчат мәктәбе), Әгъзәмов Тимерхан (1нче гимназия, Балык Бистәсе), Куручбаева Ясминә (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)
3 урын — Арман Адамян (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Исмагилов Хәким (Колшәрип мәктәбе), Аширова Руфина (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Хәбибуллина Сабина (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Урманцев Илназ (Кичүчат мәктәбе)
(5-8 нчы сыйныфлар)

1урын – Закиров Булат (Кичүчат мәктәбе)
2 урын – Шарибзянова Аделия (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Зәйнуллин Линиз (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)
3урын – Игошин Александр (21нче мәктәп, Әлмәт), Муртакова Ксения (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Мифтахов Илсур (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)
(9-11 нче сыйныфлар)

1урын – Сөләйманова Илүзә (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)
2 урын – Фарукшина Айсылу (Кичүчат мәктәбе)
3 урын – Саттарова Вәсилә (Кичүчат мәктәбе), Сәмигуллина Алсу (2нче мәктәп, Әлмәт)

“Шигырьле яз” номиациясе
(1-4 нче сыйныфлар)

1 урын – Гумирова Дилә (Түбән Мактама 2нче мәктәбе), Тимербаева Азалия (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)
2 урын – Зиннатуллина Азалия (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Ризванова Мәликә (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Устюжанина Арина (2нче лицей, Әлмәт)
3 урын – Куручбаева Әминә һәм Ясминә (Түбән Мактама 1нче мәктәб), Кадырова Ясминә (Югары Мактама мәктәбе)

(5-11 нче сыйныфлар)
1 урын – Муртазина Лилия (Түбән Мактама 2нче мәктәбе), Шарипов Булат (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)
2 урын – Мифтахов Альмир (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Мостафин Аяз (Түбән Мактама 2нче мәктәбе), Сәмигуллина Алсу (2нче мәктәп, Әлмәт)
3 урын – Хафизова Сөмбел (1нче гимнзия, Әлмәт), Ахмадуллин Азат (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Закирова Әминә (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Сафина Азалия (21нче мәктәп, Әлмәт), Хәйбрахманов Кәрим (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Гайнанова Айназ (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)

“Чын безнеңчә матур, милли көй” номинациясе
2 урын – Садретдинова Алинә (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Рахматуллина Иделия (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)
3 урын – Нуриев Ринас (Түбән Мактама 1нче мәктәбе), Мухаметзянова Эльвина (Түбән Мактама 1нче мәктәбе)

Җиңүчеләрне ихластан тәбриклибез! Яңадан яңа җиңүләр, уңышлар телибез!
Җиңүчеләргә дипломнар, катнашучыларга сертификатлар туган тел һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсендә тапшырылачак!

Бәйгегә эшләр кабул итү тәмам

Бәйгегә эшләр кабул итү тәмам

«Тукай язы» Интернет-бәйгесенә эшләр кабул итү тәмамланды. Бәйгегә 100 дән артык иҗади эш кабул итеп алдык. Күпчелек эшләр Әлмәт районыннан, аеруча Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе, Әлмәт шәһәренең 21 нче мәктәбе һәм Кичүчат мәктәбе укучылары актив булдылар. Шулай ук республикабызның Балык Бистәсе районыннан да эшләр алдык. Активлылыгыгыз, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуыгыз, бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт! Бүгеннән жюри әгъзалары кабул ителгән эшләрне бәяли башлыйлар. Нәтиҗәләр 15нче майда билгеле булачак!