Алинә Заһитова

Алинә Заһитова

Алинә Илназ кызы Заһитова 2002 нче елның 18 нче маенда Ижау шәһәрендә туа. Ул — Рәсәйнең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда һәм команда ярышында чыгыш ясый. Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу), Аурупа чемпионы (2018, ялгыз шуу), Дөнья чемпионы (2019, ялгыз шуу). 2018 нче елгы Кышкы Олимпиаданың алтын (ялгыз ярыш) һәм көмеш (команда ярышы) медальләре иясе. Кыска программада тарихи дөнья рекорды иясе. Дөньяда барлык титулларны (олимпик, дөнья, Аурупа, гран-при) алган бердәнбер Рәсәй фигуралы шуучысы.
Рәсәй чемпионы (2018), Гран-при финалының җиңүчесе (Япония, 2017).
Дөнья чемпионы (яшүсмерләр, 2017).
Олимпия уеннарында шәхси ярышының кыска программасында яңа дөнья рекордын куя (82.92 балл).
Рәсәйнең халыкара класстагы атказанган спорт остасы (2017). Дуслык ордены кавалеры (2018).
Буе 156 см. Тренеры — Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков, хореограф Этери Тутберидзе, Даниил Глейхенгауз.
Алинәнең шуу техникасы үзенчәлекле: ул барлык сикерүләр программаның икенче өлешендә ясый, шуның өчен 10% балл артык ала. Иң авыр сикерү элементы: өчле лутц һәм өчле ритбергер — дөньяда иң авыр сикерүләр каскады булып санала.