Чесбол

Чесбол

Чесбол – (Chessball) – шахмат уенының бер төре, коллектив яки команда белән шахмат уйнау. Әлеге уен төрен, Казан шәһәрендә (2009 нчы ел), Чесбол федерациясенең җитәкчесе Степан Сильвестров уйлап таба.
Чесбол уенын урамда, олы шахмат фигуралары белән уйныйлар. Республикабызда һәр ел чесбол турнирлары оештырыла.