Зөя утравы

Зөя утравы

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (рус. Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Остров-град Свияжск») — Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.
Музей объектлары XVI гасырның уртасы — XX гасыр аралагында төзелгән биналарда урнашкан. Мәсәлән, «Зөя тарихы музее» — 2009 елдан башлап, элекке эшлекле очрашулар урыны булган комплекста (1838-1840 елларда төзелгән), «Елга музее» яңа корылган Зөя елга вокзалында урнашкан.
1987 елда утрауда ТР сынлы сәнгать музее филиалы оеша. «Зөя утрау-шәһәрчеге» музее Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 28 августында кабул ителгән 584 нче санлы карары нигезендә оештырыла. 2015 елдан музей-тыюлык статусында. Музейны булдыру өчен башлангыч чорда ким дигәндә 6 млрд сум акча таләп ителә. Музей-тыюлыкны булдыру эше белән ТР беренче президенты М. Ш. Шәймиев химаячелегендәге «Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча “Яңарыш” фонды» (рус. Фонд «Возрождение») җитәкчелек итә.
Тыюлыкта күп санлы борынгы рус архитектурасы, православие һәм тарих һәйкәлләре сакланган. Дәүләт сагында 37 мәдәни мирас объекты тора: аларның 19ы федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия, 18е төбәк (Татарстан) дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Музей фондында 33398 саклау берәмлеге (24 129 берәмлек төп фондта һәм 9269 берәмлек фәнни-ярдәмче фондта) исәпләнә (2014 елның 1 гыйнварына). 20220 саклау берәмлеге археология табылдыклары, 1 356 саклау берәмлеге декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, 1134 саклау берәмлеге нумизматика һ.б. экспонатлар. «Археология» тупланмасында Зөя елгасы ярында табылган һәм, югары дымлы климат булу сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр сакланган күпсанлы чынаяк кирпеч, балчык эшләнмәләр, акча, агач һәм күн әйберләр тупланган. «Сәнгать» тупланмасында тормышлары һәм иҗатлары Зөя шәһәрчеге белән бәйле булган рәссамнарның дистә еллар дәвамында тапшырылып килгән эшләре урын алган.