Салих Сәйдәшев

Салих Сәйдәшев

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 20 нче ноябрендә (яңа стиль белән 3 декабрьда) Казан шәһәрендә туа. Аның әтисе Җамалетдин Сәйдәшев Казан байларының берсендә кучер булып эшли.
Әле нәни бала вакытында ук, Салих күңелендә музыкага зур мәхәббәт уяна, ишеткән көйләрен тиз хәтердә калдырып, Салих гармоньда уйнарга өйрәнү теләге белән яна. Кечкенә Салихның музыка белән кызыксынуын туганнары сизәләр һәм әнисе аңа гармонь сатып ала, күп тә үтми өйдә рояль тавышы яңгырый башлый. Салихның бәхетенә каршы, танылган халык музыканты Заһидулла Яруллин яңа рояльне уйнап карарга чакырыла. Заһидулла Яруллин ул вакытта кечкенә бер музыкаль ансамбльнең җитәкчесе, берничә музыкаль әсәрнең, бигрәк тә, Габдулла Тукай истәлегенә багышланган популяр маршның авторы буларак, танылган музыкант була. Заһидулла Яруллин белән бу күңелле очрашу Салих өчен хәлиткеч, аның бөтен тормыш юлын билгеләгән истәлекле көн булып кала. Тәҗрибәле музыкант Заһидулла Яруллин кечкенә Салихның искиткеч талантлы булуын, музыка белән бик кызыксынуын күрә. Музыкага булган бу көчле мәхәббәтне, омтылышны үстерер өчен, Заһидулла Салихның беренче җитәкчесе, укытучысы булуны үз өстенә ала. Шулай итеп, музыка белән балаларча гына кызыксына башлаган Салих музыка сәнгатенә бөтен күңеле белән бирелүгә реаль мөмкинлек таба.
Заһидулла Яруллин Салихны гармоньда, рояльдә уйнарга өйрәтә, башлангыч музыка теориясен үзләштерергә ярдәм итә һәм, иң әһәмиятлесе, яшь музыкант күңелендә халык көйләренә кайнар мәхәббәт үстерә, иҗади эш белән кызыксыну тудыра. Музыка сәнгате буенча булган дуслары, иптәшләре, өлкән буын музыкантлар Салих Сәйдәшевнең ул вакыттагы иҗади омтылышларын искә алып сөйлиләр. Композитор Мансур Мозаффаров Салих Сәйдәшев турындагы истәлекләрендә болай ди: «Салих әле ундүрт яшендә чагында ук, музыка ансамблендә халык көйләрен бер тавыш белән генә башкарудан һич кенә дә канәгать түгел иде. Төп мелодияне баетып, кабатлаучы икенче тавышлар кушып уйнауларны оештырырга тырыша иде».
Салихның музыкаль үсеше бик тиз бара. Унбиш-уналты яшендә инде ул рояльдә гаҗәп оста уйный, хәтта татар драма труппасы «Сәйяр»ның музыкаль ансамблендә эшли, татар халык көйләрен оста башкаручы пианист буларак, концертларда еш катнаша. Аның исеме шул заманның алдынгы карашлы яшьләре оештырган концерт программаларында еш кына күренә башлый. Шундый программаларның берсендә Салих Сәйдәшев фортепианода халык көе «Тәфтиләү»не башкаруы турында әйтелә.
1918 елны Казан шәһәрендә коммунистлар клубында яшь музыкант кыллы оркестр оештыра. Шул ук елны бер төркем татар артистлары белән ул Буа шәһәренә китә һәм бу артистлар арасында музыка җитәкчесе булып эшли. Үзе теләп Кызыл Армия сафларына китеп, 1919—1920 елларда Төркстан фронтында була. Армия сафларында ул үзешчән башкаручылар, музыка сөючеләр коллективы оештыра. 1921 елда армиядән кайткач, Салих Сәйдәшев Оренбургка (хәзерге Чкалов) килә һәм анда музыка мәктәбе оештыру эшенә якыннан катнаша, шулай ук мәктәп каршында тынлы оркестр төзүгә актив булыша. Биредә ул музыка буенча укуын дәвам иттерә, фортепиано укытучысы Гинальскаядан дәресләр ала.
1918—1921 елларда Салих Сәйдәшевнең беренче иҗади адымнары башлана. Шул елларда Хәйбулкин һәм Яруллин маршларын тынлы оркестр өчен эшкәртә, фортепиано өчен татар вальсы, «Озын сәфәр» дигән көй язып, музыка мәктәбендәге концертларда башкара, һәм бу әсәрләрне тыңлаучылар яратып каршы алалар.
1920 елларда Салих Сәйдәшевнең иҗатында театраль музыка төп урынны ала. Әсәрләренең күпчелеге теге яки бу характерда театрдагы постановкаларга бәйләнешле рәвештә иҗат ителә.
Композитор Салих Сәйдәшев спектакльләргә музыкаль оформлениеләр язып, киң халык массасында популярлашып киткән күп кенә матур җырлар һәм инструменталь әсәрләр тудырды. Менә шушы өлкәдә аның иҗатының бик характерлы гаҗәп бер үзенчәлеге ачылды: теге яки бу спектакльнең сюжетына нигезләп, сәхнәдәге конкрет ситуацияләргә бәйләп, яки нинди дә булса образның характеристикасыннан чыгып язган җырлар һәм инструменталь әсәрләрендә ул шулкадәр тирән тормыш чынбарлыгы чагылдыра алды ки, аның спектакльләр өчен язылган бу музыкалары үзләре аерым музыкаль әсәр булып халыкка таралдылар.
Салих Сәйдәшевнең эмоциональ образлы, бай эчтәлекле, йөрәк кылларын тибрәтүчән җырлары, матур мелодияле, ачык яңгырашлы инструменталь әсәрләре тиз арада киң халык массасы өчен аңлаешлы, күңелгә якын музыка булып танылдылар. Халыкның уйларын, тойгыларын художество чынлыгы белән чагылдырган бу әсәрләр зур һәм озак гомерле, яшәүчән булдылар.
Шунысы бик характерлы: Салих Сәйдәшев музыкасы белән барган бик күп спектакльләр күптән Иҗат уңышлыклары белән берлектә, Салих Сәйдәшев музыкасының халык тарафыннан таныла баруы да һаман киңәя, аның музыкасы белән кызыксыну арта. Композиторның әсәрләре популярлашуда ул әсәрләрне беренче башкаручылар да зур роль уйныйлар. С. Айдаров, Р. Кушловская, М. Рахманкулова, Г. Сөләйманова, Г. Кайбицкая, С. Садыйкова һәм башкалар (* «Кызыл Татарстан» газетасының 1929 елның 17 августында чыккан 158 номерыннан.)
1934 елдан алып, 1938 елга хәтле, Сәйдәшев татар музыкантларының зур бер группасы белән Татар опера студиясендә укыды, Москва консерваториясенең күренекле педагоглары аны композиция һәм музыка теориясе буенча укыттылар. Москвадан кайткач, Салих Сәйдәшев Татар дәүләт академия театрында эшләвен дәвам итте. 1939 елда, ул шул ук елны оешкан Татар совет композиторлар союзының члены булды. Татар совет музыкасының бердәм үсеш дулкынына Сәйдәшевнең дә бай иҗаты кушыла. Ул театрның яңа постановкалары «Бишбүләк»кә (Т. Гыйззәт), «Күзләр»гә (X. Фәтхуллин) музыка язды, Бу спектакльләргә язган күп кенә яңа җырлары һәм инструменталь музыкалары аның киң популярлашып, театр стеналарын үтеп чыгып, халыкта яңгырый. Шундый җырлардан «Бишбүләк» спектакленнән «Маһинур һәм Тимеркәй дуэты», «Партизаннар җыры», «Кызлар җыры», «Өмә җыры» һәм «Күзләр» спектакленнән Рәисә җырлары үзләренә аерым бер әсәр булып яшиләр.
1939 елда ТАССР Верховный Советы президиумы татар музыка сәнгате өлкәсендә күпьеллык зур иҗат эшчәнлеге күрсәткән өчен Салих Сәйдәшевкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирде. Шуның белән бергә, хөкүмәтебез Татарстандагы башка сәнгать эшлеклеләренә дә почетлы исемнәр бирде. Бу бер шәхеснең хезмәт уңышларын гына түгел, ә бәлки гомумән татар сәнгатенең үсешен билгеләүне чагылдырган күренеш булды.
Бөек Ватан сугышы елларында, Татарстан композиторлары үз иҗатларында совет халкының фронтта һәм тылда героик көрәшен чагылдырдылар. Ул елларда күп кенә әсәрләр хәрби-патриотик темага багышланып язылдылар.
1948 елда Салих Сәйдәшев Татарстан совет композиторлары правлениесенең председатель урынбасары булып сайланды.
1950 елда Советлар Татарстаны җәмәгатьчелеге композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 50 ел, иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулуын билгеләп үтте. Татарстан Верховный Советы президиумы аңа Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирде.
1954 елның 16 декабрендә, Мәскәүдә, озакка сузылган каты авырудан соң, талантлы композитор Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең гомере өзелә.