Просмотрено
Месяц: Апрель 2020

Тукай туган көн бүген

Тукай туган көн бүген

Бүген, 26 нчы апрель, татар халкының бөек улы, шагыйрь, публицист Габдулла Тукайның туган көне! Барлык милләттәшләребезне бәйрәм белән тәбриклибез! Туган телебездә аралашып, әдипләребезнең әсәрләрен укып, татар телебез белән горурланып яшик!
«Тукай язы» Интернет-бәйгесе дәвам итә! Сездән иҗади эшләр көтәбез!

«Тукай язы» бәйгесе

«Тукай язы» бәйгесе

Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе Әлмәт Мәгариф бүлеге белән берлектә «Тукай язы» дип аталган бәйге оештыра. Бәйгене үткәрү вакыты: 20.04.2020.-30.04.2020. Катнашучылар: 1-11 нче сыйныф укучылары. Бәйге өч номинациядә оештырыла:
1. Тукай иҗаты рәсемнәрдә яшәрә: Габдулла Тукай әсәрләре буенча иҗат ителгән рәсемнәр (таләпләр: А 4 форматында, рәсемгә исем, башкаручының Ф.И.А.и., сыйныфы, мәктәбе);
2. Шигырьле яз: шагыйрь иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле уку (таләпләр: Габдулла Тукай әсәрләрен укып, яттан сөйләп, видеоязма төшерү; язма 1 минуттан артмаска тиеш; башкаручы турында белешмә: Ф.И.А.и., сыйныфы, мәктәбе);
3. Чын безнеңчә матур, милли көй: әдип шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкару (таләпләр: 1 куплет җыр башкарып, видеоязма төшерү; башкаручы турында белешмә: Ф.И.А.и., сыйныфы, мәктәбе).
Һәр номинация буенча 1, 2, 3 нче урыннар билгеләнә. Җиңүчеләргә дипломнар, һәр катнашучыга электрон сертификатлар тапшырыла. Бәйгегә эшләрне «Тукай язы» тамгасы белән ajgul-f@mail.ru адресына юллагыз!
Нәтиҗәләр 15 нче майда билгеле булачак! Бәйгегә рәхим итегез!
Бәйгегә килгән эшләр белән https://goller-ile.ru/ сайтында таныша аласыз.