Просмотрено
Месяц: Ноябрь 2025

«Татар чәе»ндә кыстыбый пешерәбез!

«Татар чәе»ндә кыстыбый пешерәбез!

Бүген бездә кунакта Җәүһәрия әби! 80 яшь тулуга карамастан, бик җитез, җор телле, бик уңган һәм бик ачык булып чыкты ул! Без — егетләргә тәмле кыстыбый пешерү серләре белән бүлеште — җәһәт кенә камыр басты, бәрәңге төйде, безне дә кыстыбый пешерергә өйрәтте. Җәүһәрия әби рецептын Сезгә дә тәкъдим итәбез.
Бәрәңге боламыгын һәркем әзерли белә, әмма Җәүһәрия әби бәрәңгегә тәмле булсын өчен 1-2 баш суганны пешергәндә үк салып җибәрә, пешкән суганны бәрәңге белән бергә төя. Шулай иткәндә боламык тәмлерәк килеп чыга! Камырны бары тик сөткә генә баса, 1 литр җылымса сөткә тәменчә тоз, сыек май, 100-150 грамм каймак, 1 йомырка сыта. Камырны җәеп, эчлекне сала, бәрәңге эчлектән чыкмасын өчен, камырның чит-читләрен чеметеп ала һәм сыек майда кыздыра.
Пешереп карагыз! Бик тәмле була!
Кыстыбый

«Татар чәе»ндә өчпочмак пешерәбез

«Татар чәе»ндә өчпочмак пешерәбез

Тәмле ризык, милли ризыкны һәркем ярата. Ә ул ризыкны ир-егетләр әзерләсә, бөтенләй дә тәмле була инде. «Ир-ат кулы тигән аш-суга фәрештәләр канатын куя», — диде безгә тәмле өчпочмак пешерү серләрен өйрәтергә килгән Флюра апа. Килешми мөкин түгел, Флюра апа белән җиде дистә өчпочмак әзерләдек: эчлек -бәрәңге, ит, суган турадык, камыр бастык… аннан укытучыларыбыз белән бергәләп үләнле чәй эчтек. Өчпочмаклар кетердәп, авызда эреп торды. Тәмле ризык пешерергә, татарча сөйләшергә, уенда катнашырга теләсәң, безнең «Татар чәе»нә син дә кушыл!