Без президентлы булдык!

Без президентлы булдык!

15 нче октябрьдә лицеебыз үзидарәсенә Президент сайлау кампаниясе башланып киткән иде. 2021-2022 нче уку елында әлеге вазыйфага өч кандидат — Марсель Хуҗин (11 кл.), Искәндәр Нигъмәтуллин (9 кл.) һәм Радмир Латыйпов (10 кл.) — дәгъва кылды. 19 нчы октябрьдә 8-11 нче сыйныф укучылары катнашында дебатлар оештырылды: кандидатлар үз программалары, максат-бурычлары белән таныштырды, укучылар һәм укытучыларның сорауларына җавап бирде. 21 нче октябрь көнне кандидатлар өчен тавыш бирү оештырылды. тавыш бирү нәтиҗәләре:
Марсель Хуҗин -58%
Искәндәр Нигъмәтуллин — 24%
Радмир Латыйпов — 18%.
Бүген, 25 нче октябрь көнне, яңа сайланган Президентыбыз — Марсель Хуҗин — үз вәкаләтләрен кабул итте.

Добавить комментарий