«Татар чәе»ннән күчтәнәч

«Татар чәе»ннән күчтәнәч

татар чәе
«Татар чәе» бик шәп узды! Без — татарлар — чәй эчәргә бик яратабыз: сөтләп, мәтрүшкәләп һәм тәмле-тәмле телеңне йотарлык ризыклар белән. Күмәк чәебездә без кыстыбый турында бик күп мәгълүмат белдек: иң ур кыстыбыйны башкортлар пешергән, аны Гиннес рекордлар китабына да керткәннәр, кыстыбый кыстыру сүзеннән ясалган, кыстыбый татарларның гына түгел, башкорт, чувашларның да милли ризыгы икән! Кыскасы, рәхәтләнеп чәй эчтек, кайнар кыстыбый белән сыйландык, татарча сөйләштек, «Кыстыбый турында иң күп белүче» исеменә лаек булдык.

Добавить комментарий