Һәр бала да сәләтле

Һәр бала да сәләтле

Сәләтсез бала юк, шуңа һәр укытучының төп вазыйфасы – укучының сәләтен вакытында күрә белеп, аны шул юнәлештә үстерү. Без — татар теле һәм әдәбияты укытучыларына туган телбезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү белән бергә укучыларыбызның шул юнәлештәге осталыкларын камилләштерү максаты да куелган. Әлбәттә, дәрес кысаларында гына бу максатларга ирешү мөмкин түгел, шуңа укучыларыбыз белән төрле бәйге-конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашабыз.
Безнең Түбән Мактама 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 2010 нче елдан бирле “Яшь эзләнүче” оешмасы эшләп килә. Әлеге оешмада фәнни хезмәт белән кызыксынучы йөзгә якын сәләтле бала шөгыльләнә.
Яшь эзләнүчеләребез төрле өлкәләр: тел, мәдәният, әдәбият, тарих, туган якны өйрәнү һ.б. буенча кызыклы мәгълүматлар туплыйлар, яңа ачышлар ясыйлар, фән өлкәсендә үз фикерләрен җиткерәләр.
2019-2020 нче уку елында оешма вәкилләре үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып шактый югары уңышларга ирештеләр. 10 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Фирүзә Читай шәһәрендә үткәрелгән ресубликакүләм Кояш Тимбикова укуларында ике бүлектә җиңүче; 9 нчы сыйныф укучысы Газизов Равил, 6 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Эльвина, 10 нчы сыйныф укучысы Аюгова Яна Моряков исемедәге республикакүләм фәнни эшләр бәйгесендә (Лениногорск) II, III дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнделәр.
Сәләтле укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге бәйге-конкурсларда да бик теләп катнаша: регионара “Ул көннәрнең даны онытылмас” видеофильмнар бәйгесендә 6нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилгә багышланган “Без – Җәлил оныклары” конкурс эше белән II урынга, ә 10 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз, тыл ветераннары язмышын яктырткан тапшырулар циклы белән I урынга лаек булдылар.
Милли гореф-гадәтләребез, йола-бәйрәмнәребез, тарихыбызны өйрәнү буенча да актив эш алып барыла. Лениногорск шәһәрендә республикакүләм үткәрелгән “Халык җәүһәрләре” конкурсында Сабантуй бәйрәмен тәкъдим итеп укчыларыбыз җиңү яулап кайтты.
Соңгы ике елда татар Интернетын үстерү, татарча Интернет-проектлар башкару буенча эш алып барабыз, “Татнетны үстерү фонды” белән хезмәттәшлек итәбез. Укучыларбыз башкарган мәктәбебезнең электрон газетасы “Тәнәфес” (http://tenefec.jimdo.com) һәм төбәк шагыйрәсе Гөлнара Әюповага (http://gulnaraa.jimdo.com) багышланган Интернет-проектларыбыз бар. “Тәнәфес” проекты халыкра “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә, ә Гөлнара Әюпова проекты республикакүләм “Яшь татнетчылар” конкурсында I урынга ия булды.
Укучының сәләтен вакытында күреп үстерә белү – укытучыдан зур осталык һәм сабырлык таләп итә. Мәктәбебездә үз эшләренең чын остасы булган мөгаллимнәр – Гатауллина Фидания Касыйм кызы, Йосыпова Рима Мирзаһит кызы, Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы, Хәсаншина Рушания Васыйл кызы — эшли.
Әйе, мәктәбебездә балалар яраткан, хезмәтенә тугры булган, олы йөрәкле укытучылар эшли. Киләчәктә дә укытучы исемен горур йөртеп, һәр баланың сәләтен күреп, укучыларыбызның һәр уңышына сөенеп, мавыктыргыч мәктәп дөньясында яшәргә насыйп булсын!