Просмотрено
Автор: admin

Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

2022-2023 нче уку елы күрсәткечләре буенча лицеебыз лаеклы беренче урында! Бу безнең барыбызның да уртак уңышы: укучыларыбызның Россия,Республика, Регион күләмендә фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясаулары, укытучыларыбызның һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ия булулары һәм җитәкчебез Райнур абыйның дөрес идарә итү нәтиҗәсе. Барыбызны да котлыйбыз, яңа җиңүләр, яңа уңышлар телибез!

Әй, мәктәбем — белем учагы

Әй, мәктәбем — белем учагы

Өч айга җәйге каникулга таралышкан идек, күз ачып йомганчы 1 нче сентябрь — Белем бәйрәме дә килеп җитте. Яллардан аерыласы килмәсә дә, лицеебыз, дус-ишләр, укытучылар, дәресләр сагындырган. Яңа уку елынахәерле сәгатьтә аяк басыйк! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Яхшы билгеләр, тирән белемнәр, уңышлар телибез!

Күңелле каникуллар

Күңелле каникуллар

Җәйге каникулларда без — укучылар — җырда җырланганча, ял белән хезмәтне бергә бәйләп, нәтиҗәле үткәрәбез. Лицеебыз укучылары һәм укытучылары төрле мәйданчыкларда (Сабантуй, Каракүз,август киңәшмәсе һ.б.) үзләренең проект, тәҗрибәләре белән уртаклаша, мастер-класслар күрсәтә. Бүген исә алар тәрбия эшләре буенча үткәренлгән республикакүләм чарада чыгыш ясый. Аларга уңышлар телибез, алардан яңа проектлар, иҗади остаханәләр көтәбез!

Ел уңышы — Успех года

Ел уңышы — Успех года

Тагын бер уку елы артта калды. Бүген еллык уңышларыбызны бергә туплап, нәтиҗә чыгару көне — «Ел уңышы» (Успех года) тантанасы. Әлмәт-Алмет үзәгендә иң-иңнәрне — олимпиада җиңүчеләрен, уку алдынгыларын, спорт ярышларының беренчеләрен, һөнәри бәйге осталарын бүләклибез. Лицеебызның алтын, көмеш, бронза медаль ияләрен беләбез. Бу бүләккә ия булу — җиңел эш түгел, ел буена җиң сызганып укыйсы, белем өлкәсендә генә түгел, спортта,җыр-бию, сыйныфтан тыш чараларда активлык күрсәтү кирәк ич. Һәрбер укучыны, һәр уңышның артында торучы остазларыбыз, әти-әниләребезне ихластан котлыйбыз!

Батырлар эзеннән — бүләкләү тантанасы

Батырлар эзеннән — бүләкләү тантанасы

Бүген Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатында III Республикакүләм «Батырлар эзеннән» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Тантанага Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре — жюри рәисе Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, Республикабызның төрле төбәкләре — Казан, Биектау, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Лениногорскйи һ.б. шәһәр һәм авылларыннан бәйгенең җиңүчеләре килде. Тантанага килүчеләрнең һәрбарчасына олы рәхмәтебезне җиткерәбез, җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Биредә катнашучылар сертификатын йөкли аласыз.