Просмотрено
Категория: Без рубрики

Җыр һәм строй смотры

Җыр һәм строй смотры

3 нче март көнне мәктәбебездә Муса Җәлил истәлегенә багышланган Җыр һәм строй смотры үтте. Әлеге чарада 8-11 нче сыйныф укучылары һәм хәрби кунаклар чакырылган иде. Әфган сугышы ветераны — Даишев Инсаф Мисхәт улы; Түбән Мактама бистәсе башлыгы, 2 нче дәрәҗә Батырлык ордены иясе — Бәдретдинов Рамил Әкрәм улы һ.б. катнашты.
Укучыларыбыз әлеге смотрда үз осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте: 1 нче урынга 11 нче сыйныф укучылары, 2 нче урынга 8б сыйныфы укучысы, ә 3 нче урынга 10 нчы сыйныф укучылары лаек булды. Без барлык җиңүчеләрне, катнашучыларны котлыйбыз! Ватаныбызны яратып, горурланып яшәргә өндибез!

Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атларыбызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме — Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Әлеге бәйрәм – тарихыбызда гаять үзенчәлекле. 23 февраль көнне без Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче Русия хәрбиләренә хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебезнең рәхмәт сүзләребезне Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучыларга җиткерәбез.
Ватанны саклаган яисә бүгенге көндә ил сагында торган һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телибез. Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын!

«Кызыл ромашка» акциясе

«Кызыл ромашка» акциясе

15нче февраль — каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне, быел аңа 115 ел. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан, мәктәбебездә «Кызыл ромашка» акциясе үткәрелде. Төрле сорау-биремнәр тәкъдим ителде, шигырьләрдән өзекләр тыңланды. Шагыйрь иҗаты буенча күргәзмә оештырылды.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты һәм шәхесе белән горурланып яшик!

Игътибар, бәйге!

Игътибар, бәйге!

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Батырлар эзеннән” республика Интернет-бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘСЕ.
НИГЕЗЛӘМӘ

Кызларны котлыйбыз!

Кызларны котлыйбыз!

7 — 9 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә татар әдәбияты буенча олимпиаданың республикакүләм йомгаклау туры булды. Олипиадада мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы — Әһлиева Алия һәм 11 нче сыйныф укучылары — Галиуллина Эльвина, Сәләхова Румияләр катнашты, алар призер булды. Без кызларны һәм укытучыбыз — Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр, уңышлар телибез!