Татар чәе

Татар чәе

Хөрмәтле сайт кунаклары, укучыларыбыз! Бүгеннән без лицеебызда «Татар чәе» проектын башларга булдык. Һәркемне һәр атна пәнҗешәмбе кичке сәгать 17.00. «Татар чәе»ндә көтәбез. Проектның максаты — туган телебез татар телендә аралашу, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, уеннарын өйрәнү. Проект турында күбрәк белү һәм танышу өчен «Татар чәе»нә рәхим итегез! Чәегез тәмле булсын!

Бәйрәм белән Укытучыларыбыз!

Бәйрәм белән Укытучыларыбыз!

Хәерле көн! Дәресне, гафу, бәйрәмне башлыйбыз!
Яраткан һәм хөрмәт иткән укытучыларыбыз, Сезне ихластан Укытучылар көне белән котлыйбыз! Һәрчак шундый яшь күңелле, ярдәмчел, ачык Һәм креатив булып калыгыз! Без Сезне бик-бик яратабыз!
Ә бүген Сезгә ял — Үзебез укытабыз!

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән.
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
Ниһаять, белем йортыбыз — яраткан, сагынган, үз иткән лицеебызга җыелдык! Имтиханнарны нәтиҗәле генә тапшырдык, информатикадан ике укучыбыз — Әһлиев Камил белән Петкеев Даниил 100 балл!!! җыйды, шәп ял иттек! Ә хәзер җиң сызганып, җәйге хатирәләрне искә төшерә-төшерә укырга да укырга! Хәерле сәгатьтә!

Уррра, каникуллар!

Уррра, каникуллар!

Көтеп алган җәйге каникуллар җитте! Уррра! Алда кемнедер «урак өсте» — имтиханнар (9, 11 нче сыйныф укучылары), кемнедер ял базасы, лагерьлар, ә кемнедер авыл, әби-бабайлары көтә. Барыгызга шәп яллар һәм шәп нәтиҗәләр теләп 1 нче сентябрьгә кадәр хушлашабыз.