Бәйрәм белән, Укытучыларыбыз!

Бәйрәм белән, Укытучыларыбыз!

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез! Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт!
Укытучы — нинди бөек исем!
Рәхмәтле мин Сезгә гомергә.
Балалардан игелекләр күреп,
Насыйп булсын белем бирергә!

Юлда сак булыгыз!

Юлда сак булыгыз!

Бүген мәктәбебездә «Юлда сак булыгыз!» акциясе оештырылды. 5 нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп, театральләштерелгән чара тәкъдим итте. Без дә барыгызга да юлларда сак булуыгызны һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвегезне телибез.

Гаилә белән язабыз!

Гаилә белән язабыз!


26 нчы сентябрь көнне «Татарча диктант яз» акциясендә мәктәбебезнең 5- 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук онлайн форматта «Гаилә белән язабыз!» флешмобы да оештырылды. Барлык катнашучыларга — укучыларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга — олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Туган телебездә аралашып яшик!

Татарча диктант яз

Татарча диктант яз

26 нче сентябрьдә «Татарча диктант яз» акциясе уздырылачак.
Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү ул.
Әлеге акциягә без дә кушылабыз, Сезне дә үз рәтләребезгә чакырабыз! Әйдә, бергәләп, татарча диктант языйк! Очрашу — 26 нчы сентябрь, сәгать 11.00. ТНВ һәм ТНВ-планета каналлары.

Танкистлар көне

Танкистлар көне

13 нче сентябрь — Танкистлар көне! Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәбебез укучылары Түбән Мактама бистәсенең Ватанны саклаучылар мемориалында үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашты: алар Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә чәчәк салды.