Сәламәтлек көне

Сәламәтлек көне


12 нче сентябрь — Сәламәтлек көне! Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз — спорт белән шөгыльләнәбез, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйбыз, Әлмәт шәһәрендә оештырылган «Милли саулык» марафонында катнашабыз!

Мәктәпне сагындык!

Мәктәпне сагындык!

Сизелми генә укуның 10нчы көне дә үтеп китте. Быел укуны: мәктәпне, укытучыларны, сыйныфташларыбызны бик сагынып килдек (20 нче марттан бирле күрешмәдек бит).
Кабинет системасына ияләшү авыррак (кабинетларга күчеп укуны бик сагынабыз!!!), шулай да мәктәптә уку күңелле дә файдалы да!

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме


Яраткан укытучыларыбыз, укучыларыбыз! Сезне Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы яңа ачышлар, яңа уңышлар китерсен! Һәммәгезгә күтәренке рух, ныклы сәламәтлек телибез. Тырышып укыйк, укытучыларыбызны тыңлыйк!

Туган көнең белән, Республикам!

Туган көнең белән, Республикам!


Хөрмәтле Ватандашларыбыз! Сезне Республика көне белән тәбриклибез! Татарстаныбыз киләчәктә дә чәчәк атсын, республикабызда һәммәбез горурланырлык эшләр башкарылсын! Бәйрәм белән!

Мин яратам сине, Татарстан!

Мин яратам сине, Татарстан!


Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Мин яратам сине, Татарстан!» дип аталган бәйге игълан итәбез! Бәйгенең шартлары:
Үткәрү вакыты: 27.05.2020. — 31.12.2020.
Катнашучылар: бәйгедә 7 яшьтән алып 18 яшькәчә булган мәктәп укучылары катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен Татарстаныбызның иң матур урынын фотога төшереп (шәһәр, авыл, тау, урман һ.б.), ул урын турында 5-7 җөмләдән торган мәгълүматны ajgul-f@mail.ru адресына юлларга. Уңышлар! Сездән бәйгегә эшләр көтеп калабыз.